Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашачак, социаль объектларда булачак

11.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәренә килде.

Балык Бистәсе районына сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышын бәяләячәк, басулардагы оператив хәл белән танышачак, шулай ук берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә булачак.

Шулай ук Балык Бистәсе районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу планлаштырылган.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов социаль объектларда – балалар бакчаларында һәм фельдшер-акушерлык пунктында булачак.

Татарстан Рәисен сәфәрендә Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов озата йөри.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.