Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Казан федераль университетында булды һәм үз иленнән югары уку йортында укучы студентлар белән аралашты

10.05.2024

Бүген Казан федераль университетында Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Амару Сисоку Эмбало булды.

Исегезгә төшерәбез, Умару Сисоку Эмбало әфәнде Россия Федерациясенә визиты кысаларында Татарстан Республикасына килде.

Казанга килгәч үк, Умар Сисоку Эмбало, Татарстан Рәисе белән бергә, Бәшир Рәмиев ис. ИТ-паркның югары технологияләр өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышты. 

Аннары кунак Казан федераль университетына килде. Биредә Умар Сисоку Эмбало әфәнде өчен экскурсия үткәрделәр, югары уку йортының тарихы белән таныштырдылар. Моннан тыш, Гвинея-Бисау Республикасы Президенты хәзерге вакытта КФУда белем алучы Гвинея-Бисау студентлары белән аралашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.