Рөстәм Миңнеханов Гвинея-Бисау Президенты Умару Сисоку Эмбало белән очрашты

10.05.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Умару Сисоку Эмбало белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Гвинея-Бисау Президенты Казанга бер көнлек визит белән килде. Татарстан башкаласына Сисоку Эмбало Мәскәүдән килде, анда ул кичә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан хәрби парадта хөрмәтле кунакларның берсе булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Гвинея-Бисау башлыгын ИХОның XV саммиты кысаларында Гамбиядә узган очрашуда Татарстанга чакырды.

Казанда Гвинея-Бисау Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Б.Рәмиевисемендәге ИТ-паркта булды, анда Татарстанның икътисадый потенциалы белән танышты, шулай ук Казан федераль университетын карады.  

Рөстәм Миңнеханов Сисоку Эмбалога Казанга визиты өчен рәхмәт белдерде һәм агымдагы катлаулы халыкара шартларда моның аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. ТР Рәисе ассызыклаганча, Россия белән Гвинея-Бисау арасындагы элемтәләр традицион рәвештә дуслык характерында. Узган елның октябрендә дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 50 ел тулды.

"Россия һәм Гвинея-Бисау позицияләре күп кенә мәсьәләләр буенча якын, аерым алганда, күп поляр дөнья тәртибен һәм халыкара иминлекне формалаштыру, терроризмга каршы көрәш, халыкара хокук нормаларын үтәү буенча. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре: геология разведкасы, минераль-чимал базасын үзләштерү, инфраструктураны үстерү, энергетика, авыл хуҗалыгы, балыкчылык, шулай ук гуманитар элемтәләр тора», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанның Гвинея-Бисау белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге әлегә юк. "Сезнең визит безнең эшлекле элемтәләрне үстерүгә этәргеч бирер дип ышанам. Африка базарында Казанда җитештерелә торган „Ми“ серияле вертолетлар һәм Татарстанның „КАМАЗ“ йөк автомобильләре яхшы билгеле. Сезнең ил белән эшләүдә машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, инновацион тармаклар өлкәсендә яхшы перспективалар бар», - дип ышанып әйтте ТР Рәисе. Ул шулай ук мәгариф, мәдәният, туризм, спортта хезмәттәшлекне үстерү перспективаларын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, KazanForum рәсми һәм бизнес-даирәләрне таныштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Чираттагы чара киләсе атнада, 14 майда башлана. "Әлеге форумда сезнең ил делегациясен күрүебезгә шат булырбыз", - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе Гвинея-Бисау Президентына.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан ислам дәүләтләре белән элемтәләр үсешенең авангардында тора. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме буенча зур эш алып барыла, аны Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Рәисе җитәкли. 2022 елда Татарстанда Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган зур тантаналар узды. Шулай ук Казан ИХО яшьләр башкаласы статусын алды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядә ислам банкингы принципларын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге булуын әйтте. Республикада хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш алып барыла. Ислам мәгарифе үсеш ала. Татарстанда Болгар ислам академиясе эшли.

Казанда БРИКС һәм БРИКС+ дәүләт башлыклары саммиты быелның мөһим вакыйгасы булачак. Шулай ук июнь аенда Татарстан башкаласында БРИКС уеннары узачак. "Әлеге чараларда катнашучыларыгызны көтәбез", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан Гвинея-Бисау белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксына.

Сисоку Эмбало Казанга визитны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул республика икътисадның төрле тармакларындагы казанышларны югары бәяләде, шулай ук Татарстанны милләтара һәм динара дуслык үрнәге дип атады.

Президент билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. "Кичә мин Россия Федерациясе Президенты белән очраштым. Владимир Путин Татарстан, Сезнең турында бик күп һәм җылы сүзләр сөйләде. Россия Федерациясе белән килешү кысаларында Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерергә өметләнәбез", - диде ул.

Аерым алганда, Сисоку Эмбало машина төзелеше, энергетика һәм нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксыну белдерде. "Гвинея-Бисау Африка базарларына чыгу өчен тәрәзә булырга әзер", - дип өстәде ул, шулай ук Рөстәм Миңнехановны җавап визиты белән Гвинея-Бисауга килергә чакырды.

Республика Рәисе чакыруны рәхмәт белән кабул итте. Ул Татарстан белән Гвинея-Бисау хезмәттәшлек итә алырлык юнәлешләрне өйрәнү өчен эш төркеме оештырырга тәкъдим итте. Сисоку Эмбало бу тәкъдимне хуплады һәм потенциаль партнерлар делегациясен югары дәрәҗәдә кабул итәргә әзер булуын белдерде.

Белешмә өчен:

Гвинея-Бисау Республикасы Төньяк – Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Төньякта Сенегал, көньяк-көнчыгышта Гвинея Республикасы белән чиктәш. Материк өлешеннән тыш, Болама утравы һәм Бижагош архипелагын үз эченә ала. Ил территориясенең гомуми мәйданы 36,1 мең кв. км тәшкил итә. Халык саны 2,14 млн кеше. Башкаласы - Бисау шәһәре.

Гвинея-Бисау икътисадының төп тармагы - авыл хуҗалыгы. Ил урман һәм балык ресурсларына бай. Шулай ук чит ил компанияләре катнашында фосфатлар һәм авыр комнар ятмаларын эшкәртү планлаштырыла. Россия компанияләре континенталь шельфта тирән сулы нефть ятмаларын үзләштерү белән кызыксыналар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.