ИТ-парк им. Бүген Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Умару Сисоку Эмбало Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булды.
Исегезгә төшерәбез, Умару Сисоку Эмбало әфәнде Россия Федерациясенә визиты кысаларында Татарстан Республикасына килде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Гвинея-Бисау Республикасы Президенты ИТ-паркның югары технологияләр өлкәсендәге мөмкинлекләре белән танышты, берничә мәйданчыкны, шул исәптән балалар өчен билгеләнгән мәйданчыкларны карады
Кунакка ИТ-парк бинасында стартап-компанияләр, ИТ-компанияләр, инвестиция фондлары вәкилләре урнашканлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук биредә балалар технопаркы, «Арена» киберпаркы, күп кенә иҗтимагый киңлекләр урнашкан.
Гвинея-Бисау Республикасы Президентына Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисадый потенциалын тәкъдир иттеләр, аны төбәкнең социаль-икътисадый үсешенең төп саннары белән таныштырдылар.
Бүгенге көндә Татарстан белән Гвинея-Бисау Республикасы арасында товар әйләнеше юк. Шул ук вакытта эшлекле элемтәләрне җайга салу һәм продукцияне тәэмин итү өчен берничә юнәлеш барлыгы билгеләп үтелде.