Рөстәм Миңнеханов: Җиңү көне - илебезнең иң олы бәйрәме

09.05.2024

Җиңү Көне - илебезнең иң олы бәйрәме. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итүдә белдерде. Чара Казан Кремлендә узды. Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен сәламләде, аларны Җиңү көне белән котлады. "Без сугышта 27 миллион кеше югалттык. Бу безнең Җиңү өчен бирелгән югалтуларыбыз. Бүген без Югары Баш Командующиебезгә бердәмлек һәм ярдәм күрсәтергә тиешбез. Безнең егетләр хәзер сугыш кырларында. Без махсус хәрби операция өчен кирәк булганның барысын да тәэмин итәргә тиеш», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан колачлы чараларны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Искиткеч парад! Шулкадәр күп кеше катнаша, күп санлы техника. Барысы да яхшы оештырылган. Ә иң мөһиме - безнең ветераннар канәгать калды», - диде ул.

Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында илебез үз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап кына калмады, җимерелгән шәһәрләрне һәм инфраструктураны торгыза алды, дип белдерде.

"Безнең халык көчле рухлы. Авыр вакытларда без һәрвакыт берләшәбез, тагын да ныгый барабыз. Һәм без моны хәзер, илебез авыр сынау узганда күрсәтәбез. Без безнең белән исәпләшмичә булмаганлыгын расладык", - дип ассызыклады Россиянең Хезмәт Герое.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.