ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров "Кара урман" фильмын карады

09.05.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казанда «Кара урман» кинофильмының премьерасын алдан күрсәтүдә булды.

Тасманың режиссеры - Радик Кудояров. «Кара урман» хәрби драмасы чын вакыйгаларга нигезләнгән. Картинаның сюжет линиясе татар шагыйре - Герой Муса Җәлил язмышы белән үрелеп бара.

Татар әдәбияты классигы Муса Җәлил 1941 елда Кызыл Армиягә чакырыла. 1942 елның июнендә авыр яраланган килеш әсирлеккә төшә. Польша, Балтыйк буе, Германиядәге фашист лагерьлары аша үтә. Ике ел дәвамында хәрби әсирләрнең яшерен төркеме эшчәнлегендә актив катнаша, тылда фашистларга каршы җимергеч эш алып бара. 1944 елның августында ун яшерен иптәше белән бергә Плетцензее (Берлин) фашист төрмәсендә җәзалап үтерелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.