Татарстан Рәисе: Бөек Җиңүгә илебезгә гаять авыр һәм зур югалтулар бәрабәренә иреште

09.05.2024

Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операция геройлары катнашты.

Парад Меңьеллык мәйданына Россия һәм Татарстан Дәүләт флагларын, шулай ук Җиңү Байрагын алып чыгудан башланды. Аннары Кызыл мәйданда хәрби парад трансляциясен турыдан-туры күрсәтү оештырылды. Җиңү көне белән россиялеләрне Владимир Путин котлады. "Кадерле ветераннарыбыз, иптәшләребез, дусларыбыз! Тугызынчы май - ул һәрвакыт бик хисчән, күңел түренә үтеп керә торган көн. Һәр гаиләдә үз геройларын хөрмәтлиләр, фотоларда, кадерле, яраткан йөзләрен карыйлар, туганнарын, аларның ничек сугышканнары, ничек эшләгәннәре турында сөйләгәннәрен искә төшерәләр. Җиңү көне барлык буыннарны берләштерә. Без, гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләребезгә таянып, алга барабыз һәм бергәләп Россиянең, бердәм халкыбызның ирекле, куркынычсыз киләчәген тәэмин итәчәкбез дип ышанабыз!- диде Дәүләт Башлыгы.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, Җиңү көне махсус хәрби операция уздыру шартларында билгеләп үтелә. "Аның барлык катнашучылары - алгы сызыкта, сугышчан элемтә сызыгында булганнар -безнең геройлар. Без сезнең ныклыгыгызга һәм фидакарьлегегезгә баш иябез. Сезнең белән бөтен Россия. Ветераннарыбыз да сезгә ышана, борчыла. Аларның сезнең язмышларыгызга һәм батырлыкларыгызга рухи тоташуы Ватан геройлары буынын какшамас бәйли", - дип ассызыклады Владимир Путин.

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә Владимир Путин бер минут тынлык игълан итте.

Аннары Казанда Меңьеллык мәйданында җыелганнар алдында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Аның чыгышының тулы текстын китерәбез:

"Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Казан гарнизоны хәрбиләре! Парадта катнашучылар! Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!

Җиңү көне - һәр россиялегә иң зур һәм иң якын бәйрәм. Күп милләтле илебез тарихына мәңгегә 1945 елның 9 маенда язылган. Бу безнең батыр армиябез һәм флотыбыз, ата-бабаларыбыз белән горурлану көне!

Бөек Җиңүгә илебез иң авыр, кайтарып алмаслык югалтулар бәрабәренә иреште. 27 миллион кеше һәлак булган – бу безнең һәрберебезнең йөрәген сыкрата торган коточкыч сан. Бүген без планетада тынычлык өчен гомерләрен биргән һәркемгә хөрмәт күрсәтәбез.

Татарстаннан гына да фронтка 700 мең кеше киткән, аларның яртысыннан артыгы өйләренә әйләнеп кайтмаган. Без халкыбызның үлемсез батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз!

Хөрмәтле татарстанлылар! Җиңүгә безнең тыл хезмәтчәннәре бәяләп бетергесез өлеш кертте. Республикага 70тән артык сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнә. Төп лозунг "Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен! була“.

Сугыш чорының барлык авырлыкларына һәм кыенлыкларына карамастан, безнең халык нык торды һәм җиңде! Бүген без сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез, кадерле ветераннарыбыз-фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сезнең батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз, җиңүгә булган ныклы ихтыярыгыз өчен.  Сезгә баш иябез!

Бөек Ватан сугышында Җиңү илебез халыкларын берләштерә һәм якынайта. Дошманнар тарихны ничек кенә бозарга тырышсалар да, нәкъ менә совет солдаты Ватаныбызның, Европа һәм бөтен дөнья халыкларының азатлыгын һәм бәйсезлеген яклады. Без барыбыз да ветераннарыбыз алдында бурычлы. Безнең буынның изге бурычы  -Ватанны саклаучылар турында истәлекне саклык белән тапшыру, тарихи хакыйкатьне бозу омтылышларына юл куймау.

Бүген безнең ил кабат авыр сынауга тап булды. Югары баш командующий, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендәге батыр сугышчыларыбыз җиңүчеләр буыны эшен батырларча дәвам итәләр, илебезнең суверенитетын һәм киләчәген яклыйлар. Без сезнең белән горурланабыз һәм Җиңү безнең якта булачагына ышанабыз!

Кадерле ветераннар! Сезгә сәламәтлек, иминлек, озын гомер телим!

Яшәсен Россия һәм аның күп милләтле халкы - җиңүче халык! Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Җиңү көне белән! Ура!».

Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарды.

Аннан соң гаскәрләр тантаналы рәвештә узды. Парадны Казан Суворов хәрби училищесы начальнигы генерал-майор Валерий Миронченко кабул итте. Бәйрәмдә Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби училищелар курсантлары, хәрби кафедралар студентлары, кадет сыйныфлары укучылары, яшь армиячелщр һәм суворовчылар катнашты. Барлыгы 45 парад расчеты - 2,7 меңнән артык катнашучы.

Шулай ук мәйдан буенча механизацияләнгән колонна составында легендар Т-34 һәм ИС-3 танклары, СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмасы, ПТ-76 йөзгеч транспортеры, бронетранспортерлар, БМ-13 "Катюша"  җайланмасы узды. Колоннаны ретроавтомобильләр тәмамлады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.