Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре, шәһәр һәм район башлыклары катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган кыска метражлы документаль фильм күрсәтелде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 1945 елның 9 мае – илебезнең героик тарихында изге вакыйга. "Бүген безнең әхлакый бурычыбыз - Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкатьне бозуга юл куймау, әтиләребез һәм бабаларыбыз васыять иткән дуслык һәм үзара ярдәм традицияләрен саклау», - диде ТР Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген РФ Кораллы Көчләре махсус хәрби операция барышында ил мәнфәгатьләрен яклый: «Татарстан уллары һәрвакыт үз туган җирләрен батырларча якладылар. Без геройларыбызга батырлык һәм Ватанга тугрылык өчен чиксез рәхмәтле".
Аннары Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республика оештыру комитетының төп бурычлары - Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә социаль ярдәм күрсәтүгә бердәй алымнар формалаштыру, шулай ук Татарстан территориясендә хәрби-патриотик һәм гражданлык-патриотик тәрбия оештыру.
2024 елның 1 маена Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 195 кеше яши. "Вакыт аяусыз, көннән-көн ветераннар кими бара",-диде ТР вице-премьеры.
Ләйлә Фазлыева искәрткәнчә, быел Россия Президенты Указы нигезендә сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләү башкарылган. Шулай ук Татарстан Рәисе исеменнән барлык ветераннарга, шул исәптән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә бүләк җыелмалары һәм шәхсиләштерелгән котлаулар тапшырылган.
Бүгенге көндә 998 ветеранга тирәнтен диспансер медицина күзәтүе уздырылган. Ветераннарның барлык категорияләрен исәпкә алып, быел 10 мең 80 кеше планлы диспансерлаштыру узган инде. Аның нәтиҗәләре буенча 212 ветеран Казан һәм Чаллы госпитальләренә дәвалануга җибәрелгән. Барлык ветераннар да рецептлар буенча препаратлар белән бушлай тәэмин ителә. Ялгыз яшәүче 1320 ветеран өчен өйдә бушлай социаль хезмәт күрсәтү оештырылган. Интернат-йортларда 38 ветеран яши.
2008 елдан ветераннарның торак шартларын яхшырту буенча программа гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 19 мең 142 ветеран торак шартларын яхшырткан. Бу максатларга федераль бюджеттан 20 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән.
Шулай ук Ләйлә Фазлыева республикада Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында истәлекне саклауга, яшьләрне патриотик тәрбияләүне оештыруга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру турында сөйләде.
Урыннарда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән эшләү, аларга адреслы ярдәм күрсәтү, шулай ук МХОдә катнашучыларга ярдәм турында Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү, яшь буын инициативаларын хуплау һәм аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында ТР Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмаларының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм «Форпост» республика үзәге директоры, ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, ихтыярыйлыкны үстерү һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе Тимур Камалетдинов сөйләделәр.
Татарстан галимнәренең Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте һәм илнең фәнни һәм технологик потенциалының бүгенге үсеше турында Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев хәбәр итте.
Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов, киләсе ел илебез өчен юбилей елы, дип билгеләп үтте. Республикада Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек бара. "Чаралар һәм акцияләр беркайчан да булмаганча җанлы, эчкерсез, аңлаешлы эчтәлекле булырга тиеш. Һәр ветеран адреслы кайгыртучанлык тоярга тиеш. Патриотик тәрбиягә һәм ихтыярыйлык хәрәкәтен үстерүгә зур игътибар бирергә, геройларыбыз истәлеген мәңгеләштерү буенча барлык эшләрне тәмамларга кирәк», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Якын көннәрдә республикада тантаналы һәм колачлы чаралар үткәреләчәк. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.