Татарстан Рәисе Гвинея-Бисау Президенты белән очрашты

04.05.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гвинея-Бисау Президенты Амару Сисоку Эмбало белән очрашты. Очрашу Гамбиядә ИХОның XV саммиты кырларында узды.

"Саммитта очрашуыбыз - икътисадый һәм сәнәгать потенциалы турында якыннан белү, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул белдергәнчә, республика тышкы дөнья белән актив хезмәттәшлек итә һәм үз товарларының 50%ын экспортлый. "Татарстан Сезнең илгә үз предприятиеләренең продукциясен китереп тору белән кызыксына", - диде ТР Рәисе.

Элегрәк Гвинея-Бисау Президенты 9 Майда Мәскәүдә Җиңү Парадында катнашу ниятен раслаганы билгеле булды. Очрашу барышында әңгәмәдәшләр Россиягә булачак визиты кысаларында Татарстанга бару мөмкинлеге турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.