Рөстәм Миңнеханов Гамбиядә узган ИХО XV саммитында Төркиянең Тышкы эшләр министры белән очрашты

04.05.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы эшләр министры Хакан Фидан белән очрашты. Очрашу Гамбиядә ИХОның XV саммиты кырларында узды. Рөстәм Миңнеханов саммитта Россия делегациясен җитәкли.

Хакан Фидан Төркиянең тышкы сәясәт ведомствосын бер ел элек җитәкләгән иде.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Хакан Фидан Ислам дөньясы илләре өчен ИХО саммитын үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Моннан тыш, әңгәмәдәшләр Төркия белән Татарстан арасындагы агымдагы проектлар турында фикер алыштылар. 2023 ел нәтиҗәләре буенча үзара товар әйләнеше 2,5 тапкыр арткан һәм $2,9 млрд тәшкил иткән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.