Татарстан Рәисе: Без Сьерра-Леоне белән хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлеген югары бәялибез

04.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гамбиядә узган ИХО саммитында Сьерра-Леоне Президенты Джулиус Маада Био белән очрашты.

"Россиянең Африка илләре белән мөнәсәбәтләре һәрвакыт җылы булып кала һәм конструктив юнәлештә үсеш ала. Без республикабызның Сьерра-Леоне белән дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлеген югары бәялибез, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Кызганычка каршы, бүген Татарстанның сезнең ил белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек дәрәҗәсе югары түгел. Шул ук вакытта Африка базарында безнең вертолетлар һәм йөк автомобильләре яхшы билгеле», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мөселман дөньясының иң төньяк өлеше булуын билгеләп үтте. Республикада Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм аның институтлары белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган. Шулай ук ул Россия Президенты кушуы буенча 2014 елдан башлап үзенең «Россия –Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкләвен хәбәр итте. "Бу өлештә шулай ук Сьерра-Леоне белән хезмәттәшлек итү өчен төрле юнәлешләрне карарга мөмкин", - дип саный республика Рәисе.

Үз чиратында, Сьерра-Леоне Президенты бу очрашуга әзерләнгәндә Татарстан турында күп ишеткәнен билгеләп үтте. "Без Россия белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә булдык. Сезнең илегез безгә иң авыр вакытларда ярдәм итте. Шуңа күрә без Россияне бу катлаулы хәлдә яклыйбыз", - дип ассызыклады ул.

Джулиус Маада Био төбәкләр дәрәҗәсендә үзара хезмәттәшлекне активрак үстерергә тәкъдим итте. "Перспектив юнәлеш буларак без авыл хуҗалыгында хезмәттәшлекне карыйбыз. Безгә бу тармакта тәҗрибә, технология алу мөһим",-дип өстәде Сьерра-Леоне Президенты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.