Рөстәм Миңнеханов Гамбиядә ИХОның XV саммитын ачу тантанасында катнашты

04.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең дәүләтләр һәм хөкүмәтләр башлыкларының XV саммитын ачу тантанасында катнашты. Чара Банжул шәһәрендә (Гамбия) оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе ил җитәкчелеге кушуы  буенча саммитта Россия Федерациясе делегациясен җитәкли. Безнең ил ИХОда күзәтүче булып тора.

Бүгенге көндә ИХО - БМОдан соң зурлыгы буенча икенче хөкүмәтара оешма. Ул дүрт континенттагы 57 илне берләштерә. 2008 елда Россия җитәкчелеге тарафыннан Россия Федерациясенең ИХО каршындагы Даими вәкиллеген булдыру турында карар кабул ителгән иде.

Татарстан ИХОның төрле институтлары һәм ведомство карамагындагы оешмалары белән актив эшли. 2023 елда Татарстан Республикасының ИХО илләре белән товар әйләнеше $5,7 млрд тәшкил итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.