Рөстәм Миңнеханов RSC сәнәгать инвестицияләре фонды идарәчесе Лю Хуэйцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашты

25.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов RSS сәнәгать инвестицияләре фонды идарәчесе Люй Хуэйцин җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу XVIII Россия венчур форумы кысаларында узды, анда КХР вәкилләре катнаша.

Яклар ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү һәм венчур инвестицияләр өлешендә эшлекле элемтәләрне ныгыту, венчур проектлары базарында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук очрашу барышында технопарклар булдыру һәм аларның заманча үсеше, шул исәптән технологияләр трансферы өлкәсендә үзара хезмәттәшлек темалары күтәрелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.