Рөстәм Миңнеханов Россия венчур фондлары һәм инвестиция компанияләре вәкилләре белән очрашты

25.04.2024

Бүген XVIII Россия венчур форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур фондлары һәм инвестиция компанияләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда РВК генераль директоры Анатолий Браверман, «Яңа индустрия» венчур фондының идарәче директоры Илья Гольдт катнашты.

Заманча венчур инвестицияләү базарының торышы, венчур фондлары эшендә яңа тенденцияләр һәм юнәлешләр турында фикер алыштылар.

Очрашуда катнашучылар форумның тагын бертапкыр алдынгы тәҗрибә уртаклашу, икътисадның төрле тармакларында инновацион проектларны гамәлгә ашыру өчен уңайлы платформа булуын билгеләп үттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.