Рөстәм Миңнеханов Татарстан өстеннән бәреп төшерелгән пилотсыз аппарат турында: Һава һөҗүмнәреннән саклану системаларының җәелдерелүе бик мөһим, һәм алар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр

20.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов гражданнарның иминлеге – безнең беренчел бурычыбыз, дип белдерде. Ул быелның 17 апрелендә дошман пилотсыз очкычлары Татарстан территориясендәге сәнәгать объектларына һөҗүм иткән хәлгә аңлатма бирде.

"Украина Кораллы Көчләре республикабыз объектларына һөҗүм итү омтылышларын калдырмый, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Быелның 17 апрелендә дошманның пилотсыз очкычлары безнең сәнәгать объектларына һөҗүм ясады. Самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты республика территориясендә һава һөҗүмнәреннән саклану систмасының дежур чаралары тарафыннан юк ителде. Иң мөһиме, җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр юк.

Бу бик мөһим, һава һөҗүмнәреннән саклану системалары җәелдерелгән, һәм алар яхшы нәтиҗә күрсәтте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр башлыкларын, барлык милек рәвешендәге предприятиеләр җитәкчеләрен «тиешле хәбәр итү сигналы килгән очракта – бөтен куркынычсызлык чаралары комплексын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә, хезмәт коллективларында һәм халык арасында куркыныч игълан ителгән очракта эш итү тәртибе турында даими аңлату эше алып барырга» чакырды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук һава һөҗүмнәреннән саклану урыннары турында мәгълүмат булырга тиешлеген искәртте, гадәттән тыш хәлләр вакытында тынычлык һәм тәртип саклауны тәэмин итәргә кушты.

"Куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре, хәтта Җиңү көнен бәйрәм итүне дә исәпкә алып, аеруча актуаль, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, тиешле органнар һәм хезмәтләр белән берлектә, массакүләм чаралар  планлаштырганда, террорчылыкка каршы иминлекнең барлык таләпләрен исәпкә алу мөһим".

"Гражданнарның иминлеге – безнең төп бурыч, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Вәзгыятьне тотрыксызландыруның теләсә нинди омтылышын кисәтү өчен барлык чараларны да күрергә кирәк».

Уяу булырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. "Безгә хәлләрне кискеләштерергә кирәкми", - диде ул. - Хәл контрольдә. Ә безгә барыбызга да игътибарлы булырга кирәк".

"Төбәк территориясендәге объектларны саклауга килгәндә, республика хакимияте Россия Оборона министрлыгына, ил Хөкүмәтенә рәхмәтле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең мөрәҗәгать каралды. Әйе, бездә ышанычлы саклау системасы бар. Ләкин без үзебез дә игътибарлы булырга тиеш".

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, пилотсыз аппарат төбәк территориясендә очып барганда, күп санлы кешеләр аны күргән һәм махсус хезмәтләргә хәбәр иткән.

"Иң мөһиме, пилотсыз очкыч очканда, күп кеше хәбәр итте. Безнең гражданнарның бу очракларга шулай каравы бик мөһим. Бу - безнең республика, бу безнең ил. Аны кем якларга тиеш? Без дә якламасак!",- диде Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов муниципалитет җитәкчеләрен, предприятие җитәкчеләрен – игътибарлы булырга һәм кирәкле мәгълүматны барысына да җиткерергә чакырды. "Кешеләрнең иминлеге - беренче мәсьәлә, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Бу - республикада иминлек һәм тотрыклылык».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.