Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Республиканың барлык районнары да чәчүлекләрне тукландыруга һәм торамалауга керешкән. 527 мең гектар көзге культураларның 287 мең гектары, ягъни планның 54%ы тукландырылган, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Ул шулай ук 350 мең гектар күпьеллык үләннәрнең 145 мең гектары, яки 41 проценты тукландырылганлыгын да әйтте.
Булачак 2 млн 820 мең гектар күләмнең 384 мең гектары, яки планлы мәйданнарның 14%ында эшләр тормалау буенча эшләр башкарылган.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республиканың 26 районында рапс, арпа һәм бодай чәчүгә керешкәннәр. Язгы чәчү мәйданы 1,8 млн га тәшкил итә.
Гомумән, чәчү кампаниясе темпларны арттыра, бүгенге көндә 14,7 мең га (якынча 1%) чәчелгән.
Министр билгеләп үткәнчә, республиканың нефть компанияләре кыр эшләрен тәэмин итү өчен ташламалы шартларда дизель ягулыгы бүлеп биргәннәр.
Киләсе төп бурыч - терлек азыгы әзерләү техникасын әзерләү, диде Марат Җәббаров. Быел 579 азык җыю комбайны, 378 үзйөрешле чапкыч, 1684 пресс-җыючы һәм башка азык әзерләү техникасын торгызырга кирәк. 10 майга азык җыю техникасын ремонтлау тәмамланырга тиеш.
"Агымдагы елда терлек азыгы белән тәэмин итү өчен ким дигәндә 340 мең тонна печән, 7 млн.250 мең тонна сенаж һәм силос әзерләргә кирәк", - диде министр.
Ул терлекчелек тармагының 2024 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре турында җентекләбрәк сөйләде.
Министр хәбәр иткәнчә, терлекчелек продукциясен сатудан кергән акча узган ел белән чагыштырганда арткан. Беренчел мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә беренче кварталда 39,6 млрд. сум акчалата керем алынган. Шуларның 73 проценты, яки 29 млрд.сумы, терлекчелеккә туры килә (алдагы елга карата 15 процент үсеш).
1 кварталда 13,4 млрд. сумга чимал сөт сатылган, бу 2023 елга карата - 109%, 12,8 млрд. сумга терлек һәм кошлар сатылган, 116%ка үсеш, 2,8 млрд. сумга - йомырка, узган ел дәрәҗәсенә карата 156%ка үсеш.
Тулаем сөт җитештерү 433 мең тонна тәшкил иткән, узган елгы дәрәҗәдән 8%ка артым.
Хайваннарның баш санына килгәндә, 2024 елның 1 апреленә республиканың авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә 613 мең баш мөгезле эре терлек һәм 16,6 млн баш кош исәпләнә.
Министр муниципаль районнар буенча мөгезле эре терлекләр саны турында мәгълүмат бирде. Ел башына иң зур үсеш Мамадыш районында (1281 баш сыерга). Минзәлә районында -953 башка артым. Балтач районында - 935 башка. Шулай ук Теләче, Мөслим һәм Саба районнарында сыерлар саны буенча уңай динамика.
Шул ук вакытта 28 муниципаль районда тискәре динамика күзәтелә. Әйтик, ел башына Алексеевск районында (минус 1434 баш), Тукай районында - минус 1159 баш, Нурлат районында 1000 баштан артыкка мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимегән. Азнакай районында 944 башка кимегән, Биектау районында - минус 777 баш, Әлки, Зеленодольск һәм Менделеевск районнарында 500дән артык мөгезле эре терлек кимегән.
Сөт җитештерү күрсәткече – хуҗалыкларның торышы күрсәткече, дип ассызыклады Марат Җәббаров. Сөт күләмен арттыру буенча лидерлар - Минзәлә, Кукмара, Әлки һәм Балтач районнары. Республикада 1 квартал эчендә сөт буенча гомуми үсеш 32 мең тонна тәшкил иткән, шуларның 23 мең тоннадан артыгы, яки 71%ы, шушы дүрт районга карый.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 16-19 апрельдә 4 муниципаль районда сыйфатлы энергия сыешлы азык әзерләү, цифрлаштыруны гамәлгә кертү, сакчыл җитештерү һәм сөт җитештерүнең алдынгы технологияләрен гамәлгә кертү, терлекләрне ашату һәм үрчетү буенча технологик процессларны оештыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре уздырылган. Йомгаклау семинары 23 апрельдә Чүпрәле муниципаль районында узачак.
Киңәшмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов уҗым культураларының торышы һәм басуларда үткәрелгән эшләр белән кызыксынды.