Рөстәм Миңнеханов: "Беренчеләрнең хәрәкәте" яшьләргә үз-үзләрен тормышка ашыру өчен киң мөмкинлекләр бирә

19.04.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТРның "Беренчеләр хәрәкәте" балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең "Алга! Поехали!" форумын ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда узды.

Тантаналы чара башланыр алдыннан балалар республика Рәисенә гамәлгә ашырыла торган проектлар - экологик походлар, зооволонтерлык, юлларда балаларның иминлеген арттыру буенча укыту чаралары һәм башкалар турында сөйләделәр.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, илкүләм лидер Владимир Путин инициативасы белән оештырылган "Беренчеләр хәрәкәте" яшь буынны патриотик тәрбияләүдә мөһим роль уйный, үз-үзен тормышка ашыру өчен киң мөмкинлекләр бирә.

Ул искәрткәнчә, «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсе оешканнан бирле кыска вакыт эчендә аның клублары һәр мәктәптә, яшьләр һәм яшүсмерләр үзәкләрендә барлыкка килгән. Балалар һәм яшүсмерләр өчен күп санлы төрле чаралар гамәлгә ашырыла, аларда 200 меңнән артык кеше катнаша.

"Әгәр без туган ягыбызны, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны яратмасак, традицияләребезне сакламасак, киләчәк булмаячак. Ләкин безнең өчен андый куркыныч юк. Шул исәптән, сезнең кебек битараф булмаган, актив яшьләр аркасында. Сезнең үз-үзегезне тормышка ашыру һәм уңышка ирешү өчен барлык мөмкинлекләрегез бар. Без, үз чиратында, сезнең барлык башлангычларыгызга ярдәм итәчәкбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Форум 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чара балаларга һәм яшьләргә "Беренчеләр хәрәкәте" мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирүгә һәм аларның иҗтимагый-файдалы эшчәнлектә катнашуга мотивациясен арттыруга юнәлдерелгән. Форумда катнашу өчен Казанга 1000нән артык бала һәм яшүсмер, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» остазлары җыелды.

Бүген Татарстанда "Беренчеләр хәрәкәт"нең 1522 башлангыч бүлеге уңышлы эшли. Республикада 54,5 меңнән артык кеше анда катнаша инде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.