ТР Премьер-министры Алексей Песошин депутатларга 2023 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап бирде

19.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим итте.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Көн тәртибенә парламент Президиумы карары нигезендә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән биш республика законы һәм алты федераль закон проекты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән иде һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының юнәлешләр буенча барлык комитетлары утырышларында каралды.

Утырыш барышында Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2022 елга кадәр авария хәлендә дип табылган йортларны күчерү буенча программа әзерләнә. Алдан аңа 104 йорт кергән, аларда 1390 фатир булган. Анда яшәүчеләрне 40 мең кв. метрдан күчереп урнаштыру планлаштырыла.

"Программа дәвам итә. Без 2017 елга кадәр авария хәлендә дип танылган йортлар буенча программаны тәмамладык. Бу якынча 85 йорт, 650 фатир, мәйданы – 21 мең кв. метр", - дип сөйләде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин Татарстанның 2008 елда авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программасына керүен әйтте. Шул вакытта 2007 елның 1 гыйнварына кадәр яшәү өчен яраксыз дип танылган беренче йортлардан күчерделәр.

"Шуннан соң программа берничә тапкыр дәвам итте, ул 2013-2017 елларда иң масштаблысы булды. Анда якынча 286 мең кв. метрда кеше урнашкан. Бу 1,1 мең йортлы 8 меңнән артык бина. Ә 2018 елга кадәр 334 мең кв. метр авария хәлендәге торак күчерелгән»,- дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Аннары Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Татарстанда эре сәнәгать предприятиеләре буенча гына белгечләргә ихтыяҗ 11 мең кешедән артып китә, шуларның 80%ы – төрле дәрәҗәдәге квалификацияле эшчеләр.

"Сәбәпләрнең берсе - җитештерү процессына автоматлаштыруны кертүнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы. Нәтиҗәдә, түбән квалификацияле хезмәтнең шактый күләмен куллану», - дип сөйләде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Әмма, аның сүзләренчә, автоматлаштыруга күчү һәрвакытта да икътисадый яктан акланмаган юнәлешләр бар, шуңа күрә һәр конкрет очракны карарга кирәк.

Хезмәт ресурсларына карашлар яңадан карап чыгуны таләп итә, дип саный Алексей Песошин. "Чагыштыру анализы нәтиҗәләре буенча республикада эшләүчеләрнең нәтиҗәлелеге ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак булса да, кайбер тармакларда артта калабыз», - диде ул. Тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, Татарстанда хезмәт ресурсларын куллану нәтиҗәлелеге бер мәшгуль кешегә 4,7 млн сум тәшкил итә, ә ил буенча уртача 4 млн сум.

Татарстан Премьер-министры ассызыклаганча, реинжиниринг һәм җитештерү процессларын оптимальләштерү - ул «нәтиҗәлелекне һәм конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру гына түгел, ә аякта калу шарты». Аның сүзләренчә, 2023 елда оборона предприятиеләренә өстәмә рәвештә 23 меңгә якын кешене җәлеп итү мөмкин булды. Әмма кадрлар кытлыгы саклана.

Мигрантлар буенча тема күп кырлы, һәм хәзер сораулар җаваплардан күбрәк, диде Алексей Песошин, чит ил гражданнарының хезмәтен куллану турында сөйләгәндә. Аның сүзләренчә, республикада булган чит ил кешеләренең өчтән бере эшкә патент алган. "Мигрантларсыз кадрлар мәсьәләсен хәл итә алмыйбыз, бигрәк тә хәзер, оборона сәнәгате предприятиеләренә һәм гомумән барлык тармакларга ихтыяҗ зур булганда», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2007 елдан 2023 елга кадәр 146 проблемалы объект файдалануга тапшырылган, аларда 18 664 өлеш кертеп торак төзүче фатир алган.

"Икенче ел рәттән рекордлы дәрәҗәдәге торак тапшыру тәэмин ителде. Узган ел 3,4 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта алдауга дучар булган өлешчеләр проблемасы хәл ителде», – дип сөйләде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Чүп яндыру заводы турында сөйләгәндә, Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, инвестор Татарстанда чүп яндыру заводы төзү проектын 2025 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга планлаштыра.

"Хәзер төзү өлеше туктап тора. Күптән түгел Кытай партнерлары җайланма тәкъдим иттеләр. Инвестор оптимистларча карый бу мәсьәләгә. Срокны 2025 ел ахыры дип атый», - дип сөйләде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, инвестор җайланмалар буенча берничә кыенлыкка юлыккан. Бүгенге көндә җайланмаларны монтажлау этабына кадәр булган барлык төзелеш эшләре тәмамланган. Бу барлык төзелеш эшләренең 24-25%ын тәшкил итә, дип төгәллек кертте нотыкчы.

"Проект без теләгәнчә үк яхшы дәрәҗәдә тормышка ашырылмый ", – дип ассызыклады Алексей Песошин.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ММЧ материаллары кулланылды.