Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының 52 нче утырышында катнашты

29.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советының илле икенче утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.

Көн тәртибенә Президиум карары нигезендә 20 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика законы проекты һәм 2 федераль закон проекты. Фикер алышу нәтиҗәсендә көн тәртибе 26 сорауга кадәр артты.

Республика законнарының барлык 9 проекты да беренче укылышта карала. Аерым алганда, бу - инвестицион эшчәнлек турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, физик культура һәм спорт, турында күп балалы гаиләләргә һәм педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары.

Утырыш кысаларында парламентарийларга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республиканың фәнни җәмәгатьчелеге эшенең нәтиҗәләре турында нотык белән чыгыш ясады. Академия 1991 елда оештырылган. Хәзерге вакытта аның составына 12 институт һәм үзәк, 7 бүлек һәм 639 хезмәткәр керә.

Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көндә Фәннәр академиясе эшчәнлеге биш төп бурычны тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Төп бурычлар - фәнни берләшмә һәм реаль сектор арасында фән һәм технологияләр өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек системасын формалаштыру; перспективалы тикшеренүләрне финанслауның тотрыклы озак вакытлы системасын булдыру; фәнне популярлаштыру системасын үстерү; фәнни-технологик үсешнең илкүләм рейтингын озата бару; Татарстан Республикасында Фән елын үткәрүне җайга слу һәм ТР Рәисе Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәтнең Комплекслы планын тормышка ашыру кысаларында фәнни-технологик үсешне стимуллаштыру чараларын гамәлгә ашыру.

ТР Фәннәр академиясе студентлар стартапларына ярдәм итү буенча университетлар белән тыгыз хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирә. Стартапларның дүрт дулкынында республикадан 442 проект «Студентлар стартапы» конкурсында җиңүче булды. "Технологик эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү аша без һәрвакыт үзебез омтылганны тормышка ашырырга тырышабыз – “югары уку йорты – хакимият органнары – бизнес» бәйләнешен булдырырга", – дип ассызыклады академик.

ТР Рәисе ярдәме белән, алдагы өч елга Фәнни-технологик үсеш программасына 723 млн сум күләмендә өстәмә еллык финанслау каралган, шуларның 311 млн сумы – үсеш проектларына һәм 412 млн сумы - алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итүгә.

Рифкать Миңнеханов фәнни-технологик үсеш рейтингына аерым тукталды. 2023 ел нәтиҗәләре буенча учреждение Илкүләм рейтинг күрсәткечләрен шактый яхшырткан, бишенче позициядән икенчегә күтәрелгән, танылган лидерларны – төбәкләрне – фәнни үзәкләрне - Санкт-Петербург һәм Томск өлкәсен узып киткән.

Үзенең чыгышы ахырында академик Фәннәр академиясенең Фәнни-технологик үсеш елын гамәлгә ашыруда катнашуы турында сөйләде. Академия тарафыннан 131 чарадан торган юл картасы эшләнгән һәм хөкүмәт тарафыннан расланаган.

Шулай ук парламентарийлар Татарстаннан сайланган сигезенче чакырылыш РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларының эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов чыгыш ясады. Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Думасы депутатлары 15әү. Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары Россия парламентының түбән палатасында төзелгән 32 комитетның 13ендә эшли, өчесендә - рәис һәм икесендә рәиснең беренче урынбасары вазыйфаларында тәкъдим ителгән. Татарстан депутатлары шулай ук күпчелек эш һәм экспертлар төркемнәрендә дә бар.

Дәүләт Думасы эшенең сигезенче чакырылышында Татарстан депутатлары тарафыннан 300дән артык закон проекты кертелгән, аларның 70%тан артыгы кабул ителгән. Иң әһәмиятлеләре арасында Айрат Фәррахов партнерлык (ислам) финанслау буенча эксперимент үткәрү, дару белән үзәкләштерелгән тәэмин итү системасы һәм башкалар турында законнарны билгеләп үтте.

Дәүләт Думасы депутатларының мөһим эш юнәлеше - сайлаучылар белән эшләү. "Сайлаучының безгә ышанычы – аның наказларын вакытында хәл итү, - дип ассызыклады Айрат Фәррахов, - 2021 елгы сайлау кампаниясе барышында Татарстаннан депутатлар 5456 наказ алган. Татарстан Республикасы Рәисенең беркетмә йөкләмәсе белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Дәүләт Советы белән берлектә, республика халкының тиешле 17 эш төркеменә карата наказларын беркеткән. 3210 наказ тулысынча үтәлгән - 59%ы.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү дә зур әһәмияткә ия. 2023 елның 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатларына 38 мең 173 рәсми мөрәҗәгать килгән, бу узган чакырылышның шул ук чорына караганда 3,5 тапкыр күбрәк.

Шулай ук көн тәртибендә - ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм республика Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турындагы эшчәнлеге турында йомгаклау нотыклары.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. ТР Дәүләт Советы Матбугат хезмәте ярдәме белән.