“Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды

22.10.2008

22 нче октябрьдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.
“Татнефть” ААҖ нең тугыз ай дәвамындагы бюджеттан файдалану нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.
Директорлар советы нефть продуктларын сату өлкәсендә чыгымнарны оптимальләштерү чаралары турында фикер алышты. Ваклап сатуның нәтиҗәлелеген арттыруга, аерым алганда, логистиканы яхшырту, нефть продуктларын ташу һәм саклау схемаларын оптимальләштерү, бер АЗС ка уртача бензин агызып салуны арттыру хисабына ягулыкны сату күләмнәрен арттыру һ.б. юллар белән ирешү күздә тотыла.
Тәкъдим ителгән чаралар пакеты, утырыш барышында Компаниянең Директорлар советы әгъзалары тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алган хәлдә, нигез итеп алынды.
“Татнефть”тә пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру өлкәсендә яңа технологияләр куллану турындагы информация тыңланды. Компаниядә нефть чыгару коэффициентын арттыру технологияләренең якынча 50 елга якын тарихы бар. Бүгенге көндә еллык нефть күләменең яртысы диярлек пластларның нефть бирүчәнлеген арттыруның төрле методларын куллану хисабына чыгарыла. Аеруча нәтиҗәле булган һәм Татарстанның нефть чыга торган урыннарындагы шартларга җайлашкан технологияләрне эшләүдә акционерлык җәмгыятенең структур бүлекчәсе булган “ТатНИПИнефть” институты зур роль уйный.
Ирешелгән нәтиҗәләргә уңай бәя биреп, Директорлар советы Компаниянең башкарма дирекциясенә бу юнәлештәге эшләрне дәвам итәргә кушты.
Директорлар советы утырышында 2008 елда нефть чыгару буенча инвестицион программаны тормышка ашыру һәм 2009 елга инвестицион программаны формалаштыруның барышы, шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка кайбер мәсьәләләре турында фикер алыштылар.