Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсендә берничә җитештерүдә булды

27.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсенә эш сәфәре кысаларында берничә җирле җитештерүдә булды. 

«Termez National Carpets» ҖЧҖ келәмнәр җитештерүе 2,2 млн метр кв продукция чыгара. Экспорт күрше илләргә: Кыргызстан, Әзәрбәйҗан, Казахстанга чыгарыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов яшел үләннәр, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү буенча җитештерү белән танышты. «Лето» ҖЧҖнең 30 гектар теплицасы, 200 гектар ачык туфрактагы җире, 3 мең квадрат метр мәйданлы логистик комплексы бар. Предприятиедә 150дән артык кеше эшли.

«Лето» компанияләр төркеменә «Егорьевские теплицы» ҖЧҖ керә. Компания 2015 елдан Татарстанның Лаеш районында эшли. Кыш көне анда яшел суган үстерелә. Компанияләр төркеменең Үзбәкстандагы филиалыннан килгән яшел үләннәр тулысынча төргәкләнә. Компания яшел үләннәрне Идел буе һәм Уралның барлык төп сәүдә челтәрләренә җибәрә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.