Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсе Хәкиме Олугбәк Азимов белән очрашты

27.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Сурхандәрья өлкәсе Хакиме Олугбәк Косимов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов өлкә җитәкчелегенә Татарстан делегациясен җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук изге Рамазан ае белән котлады.

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 27%ка арткан һәм $370 млн тәшкил иткән. Татарстанның кайбер әйдәп баручы предприятиеләре Үзбәкстан партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан инвестицияләр өчен ачык һәм Россия базарына чит ил компанияләренең керү ноктасы булып тора.

Шулай ук яклар Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен китерү һәм «Айритом» ирекле сәүдә зонасы мөмкинлекләрен куллану темасына да тукталды. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча якындагы атналарда әлеге юнәлешнең потенциалын өйрәнү өчен предприятиеләр делегациясе төзеләчәк һәм нәтиҗәләр буенча юл картасы әзерләнәчәк.

Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелегенә ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүген Сурхандәрья өлкәсендә 7 мең татар яши.

"Әлеге очрашу мөнәсәбәтләрнең алга таба үсешенә ярдәм итәр дип ышанам. Хезмәттәшлекнең теләсә нинди вариантын карарга әзер», - дип ассызыклады Олугбәк Косимов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.