Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сурхандәрья өлкәсе Хәкиме Олугбәк Косимов белән бергә Термезда (Үзбәкстан) «Айритом» ирекле сәүдә зонасында булды.
260 мең квадрат метр мәйданлы объектта 3 мең кибет өчен сәүдә комплексы, җитештерү һәм склад биналарын, логистика үзәге урнашкан.
Рөстәм Миңнехановка ирекле сәүдә зонасы концепциясе турында сөйләделәр. Аерым алганда, проектның өстенлеге - чит ил валютасында түләүләр кабул итү, өстәмә салым ташламалары, эшкуарларны таможня пошлинасыннан азат итү, 10 көнлек визасыз режим.