Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин: “Республиканың икътисады һәм социаль өлкәсе планлы күрсәткечләргә чыгачак”
21.10.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразларын әйтте.
Аның сүзләренә караганда, 2008 ел башыннан Татарстандагы социаль-икътисади үсешнең башлангыч нәтиҗәләре уңайлы тенденцияләр турында сөйли. Республикада икътисади һәм сәнәгый үсешнең Рәсәйдәге уртача күрсәткечләрне узып китә торган югары темплары саклана. 9 ай эчендә халыкның реаль кереме – 13,2 % ка (Россиядә - якынча 7 % ка), реаль хезмәт хакы 14,3 % ка (Россиядә - 12,8 % ка) артты. Ваклап сату әйләнеше 21,1 % ка (Россиядә - 15,1 % ка) үсте һәм 265 млрд. сум тәшкил итте.
Төп капиталга инвестицияләр 8 ай эчендә 20 % ка артты һәм якынча 140 млрд. сум тәшкил итте.
“Икътисади үсеш темпларының күпмедер акрынаюына карамастан, дөньядагы икътисади система үсә барачак”, - диде Марат Сафиуллин. Икътисади үсеш лидерлары буларак, ул Кытай һәм Россия Федерациясен атады. Татарстанга килсәк, алдан фаразланган мәгълүматларга караганда, республиканың икътисады һәм социаль өлкәсе планлаштырылган күрсәткечләргә чыгачак. “Аеруча яхшы күрсәткечләр сәүдә һәм авыл хуҗалыгында күзәтелә. Төп капиталга инвестицияләр дә яхшы үсеш күрсәтә. Кулланучылар бәяләре индексы гына гомуми картинадан аз гына чыгып тора”, - диде Татарстан Республикасының икътисад министры.
Финанс базарындагы зур үзгәрешләр реаль сектордагы тенденцияләрдә ниндидер кардиналь үзгәрешләргә китермәде – гыйнвар-сентябрь өчен сәнәгый җитештерү индексы 7,6 % тәшкил итте (план буенча – 7,5 %, Россиядә - 5,4 %). Сәнәгый продукция күләме 736 млрд. сумга чаклы үсте.
Фаразлаулар буенча, өч елда халыкның реаль керемнәре 1,3 мәртәбә артырга тиеш, бу аларның 8-10 % лык уртача еллык үсешенә туры киләчәк.
Уртача хезмәт хакы үсешенең уртача еллык темплары Россиядәге уртача күрсәткечләр кебек булыр дип фаразлана, һәм якынча 20% тәшкил итәчәк. Өч елда уртача айлык хезмәт хакы, 2008 ел белән чагыштырганда, 1,7 тапкыр артырга һәм 2009 елда – 18 мең сумнан күбрәк, ә 2011 елда 25 мең сумнан күбрәк булырга тиеш. Реаль хезмәт хакы 1,3 мәртәбә артачак.
Тормыш сыйфатын арттыру буенча куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен, тулай төбәк продуктының түбәндәге тәртиптә үсеше планлаштырылган: 2009 елда – 7,1 %, 2010 елда – 6,9 % һәм 2011 елда 6,5 %. “Беркадәр акрынаюга карамастан, темплар югары булып кала, һәм без республика Россиянең башка төбәкләренә караганда тизрәк үсешкә ирешер дип өметләнәбез”, - диде М.Сафиуллин.
Тулай төбәк продуктының үсешен формалаштыруга сәнәгать (елына 6-6,7 %), авыл хуҗалыгы (4 % тан күбрәк) продукциясенең, ваклап сату әйләнешенең (10-15 %) тотрыклы үсеше дә ярдәм итәчәк.
Фаразлауларга караганда, төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме өч елда 1 триллион 223 млрд. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 328 млрд. – 2009 елда.
Төп капиталга инвестицияләрнең темплары, 2011 елда төп капиталны җыю нормасын 2007 елдагы 29 % тан 33 % ка чаклы арттырганда, елына 15 % тирәсе булыр дип фаразлана.
“Татарстан Республикасы Президенты безнең алда шундый бурыч куйды: төп капиталга инвестицияләр үсешенең темплары сәнәгый һәм икътисади үсешнең планлаштырылган темпларыннан аз дигәндә ике тапкыр артыграк булырга тиеш. Һәм без бу динамиканы сакларга тырышабыз. Үсеш темпларының бөтен күрсәткечләре бизнес-планнар һәм сәнәгый предприятиеләрнең проектлары белән расланган”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасының икътисад министры.
Тулай төбәк продукты һәм тышкы сәүдә әйләнешенең үсеш темплары турында сөйләгәндә, Марат Сафиуллин түбәндәгеләрне җиткерде: әгәр элек республикадагы икътисади үсешнең 70 % ы нефть-газ-химия комплексы белән бәйле булса, хәзер аңа эшкәртү производствосы һәм машина төзелеше төп йогынты (82-84 %) ясый. “Безнең икътисадыбызга тышкы сәүдә әйләнешенең йогынтысы артты. Аның структурасында 80 % тан артыгын хәзер эшкәртелмәгән нефть белән тәэмин итү алып тора. Татарстан иң зур үсешкә ирешкән банк һәм финанс системасына ия. Без ике башкаладан соң Россиядә өченче урын алып торабыз. Финанс өлкәсе һәм сәнәгать арасындагы бәйләнеш хәзер алай ук тыгыз түгел. Бу калышу безнең өчен файдага гына һәм финанс өлкәсендә барлыкка килә торган кайбер структур диспропорцияләр сәнәгать үсешендә мөмкин кадәр азрак чагылыш табар дип ышанырга мөмкинлек бирә. Без хәзер халыкара системада һәм Россия Федерациясендә күзәтелә торган негатив күренешләр, шулай ук ажиотаж безнең планнарыбызда һәм фаразлауларыбызда мөмкин кадәр азрак чагылыш тапсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлибез”, - диде Татарстан Республикасының икътисад министры.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча