Дмитрий Чернышенко, Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин «Киләчәк уеннары"ның иң яхшы ихтыярыйларын бүләкләделәр

03.03.2024

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирының иң яхшы ихтыярыйларын бүләкләделәр. Бәйрәм «Казан Экспо» да фиджитал-уеннарны ябу тантанасы алдыннан узды.

«Киләчәк уеннары»на дөньяның 22 иленнән һәм Россиянең 46 төбәгеннән 2 меңнән артык ихтыярый җәлеп ителгән. Алар оештыручыларга спорт мәйданчыкларында, төрле хезмәт күрсәтүләрдә ярдәм итәләр, командаларны һәм делегацияләрне озата баралар. Ярышлар нәтиҗәсендә 21 ихтыярыйга рәхмәт белдерелде.

Дмитрий Чернышенко искәрткәнчә, Россиядә ихтыяоыйлар хәрәкәте Казандагы Универсиада-2013 һәм Сочидагы Олимпия уеннары алдыннан актив үсеш ала башлады. "Сезнең профессионализм Казанда "Киләчәк уеннары"ның югары дәрәҗәдә узуына ярдәм итте. Хезмәтегез өчен, иң кадерле нәрсәгез өчен – сезнең вакытыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә рәхмәт сүзләре әйтергә вакыт җитте. Икенче яктан, нәкъ менә сез Россиянең спорт башкаласы - Казан шәһәрендә узган тарихта беренче "Киләчәк уеннары" турниры ихтыярыйлары булуыгыз зур хөрмәт",-диде вице-премьер.

"Сез Россиядә, Татарстанда туган тагын бер могҗиза , дөньяга фиджитал-юнәлеш проектын бүләк иттегез. Без Россиянең дөньяга бөек проект һәм аралашу шатлыгын бүләк итүе белән горурланабыз», - дип билгеләп үтте Олег Матыцин.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Дмитрий Чернышенко һәм Олег Матыцин Россиядә ихтыярыйлыкның хәзерге тарихының башлангычында торалар. „Киләчәк уеннарын“ уздыруда безгә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның дистәләгән илләреннән меңләгән битараф булмаган кешеләр ярдәм итте. Сезнең һәрберегезгә чын күңелдән рәхмәт. Без уеннарыбызның дөньяда иң яхшылары булуы белән горурланабыз, ә сез – иң яхшы ихтыярыйлар», – дип ассызыклады ТР Рәисе.

"Киләчәк уеннары" - фиджитал концепциясендә физик ярышларны һәм киберспортны берләштерүче халыкара мультиспорт турниры. Ярышларда 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашты. Алар 21 инновацион дисциплинада ярыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.