31 мартка кадәр Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре һәм тышкы яктырткычлар урнаштыру буенча графиклар формалаштырылачак

02.03.2024

Татарстанда быелның 17 февраленнән 2 мартына кадәр «Безнең ишегалды» программасы кысаларында гражданнардан 33 мөрәҗәгать кергән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, йорт яны территорияләрен тикшерү барышында гарантия очраклары билгеләнә. Бу - юлларны һәм тротуарларны асфальт белән каплау, яктырту буенча – яктырткычлар һәм яктырткыч таянычлары урнаштыру, урам җайланмалары (урындыклар, чүп савытлары һ.б.), спорт һәм балалар мәйданчыклары өчен җайланмалар.

Ул шулай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча элек төзекләндерелгән күп фатирлы йортларның кышын ничек тотылуына мониторинг үткәрелүен хәбәр итте.

2024 ел программасы буенча эшләргә килгәндә, 32 муниципаль районда җайланмалар сатып алу өчен барлык спецификацияләр 845,95 млн. сумлык «Татлизинг» ТР ДУПсенә тапшырылган.

2024 елгы эшләр буенча челтәр оешмаларыннан алынган мәгълүматлар 15 мартка кадәр тапшырылырга тиеш.

Юл эшләре графигын формалаштыру һәм тышкы яктырткычларны урнаштыру вакыты – 31 мартка кадәр.

7 мартка кадәр агымдагы ел программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча эшләрнең йомгаклау схемалары йөкләнергә тиеш. Наилә Зиннәтуллина бүгенге көнгә йомгаклау схемаларын өлешчә йөкләгән районнарны атады. Артта калучылар арасында Кукмара, Түбән Кама, Зеленодольск, Лаеш һ.б. районнар бар.

Шул ук вакытта Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат районнары тикшерүгә йомгаклау схемаларын 100%ка йөкләгәннәр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.