Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Төркиядә узучы дипломатик форумда катнаша

01.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына (Анталья) эш сәфәренә килде. Визитның төп темасы - Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында дипломатик форумда катнашу.

Дипломатик форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Сербия Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик һәм башка рәсми затлар белән очрашты. 

Очрашуларда күп мәсьәләләр, шул исәптән төбәкара хезмәттәшлек турында да фикер алыштылар.

Моннан тыш, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре дә күтәрелде, аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.