Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Президентының Федераль Собраниегә Юлламасын игълан итү тантанасында катнашты

29.02.2024

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә мөрәҗәгать итте. Аны игълан итү тантанасы Мәскәүдә, Гостиный дворда узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Үзенең мөрәҗәгатендә дәүләт Башлыгы илнең озак вакытлы социаль-икътисадый үсешенең берничә стратегик бурычын билгеләде, махсус хәрби операция вакытында россиялеләрнең бердәмлеген билгеләп үтте, МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләде, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне үстерүгә миллиардлаган акча бүлеп бирү турында хәбәр итте.

Шулай ук Владимир Путин биш яңа илкүләм проектны эшләтеп җибәрү турында игълан итте. «Гаилә» илкүләм проекты илдә балалар туу дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында балалар туу дәрәҗәсе уртачадан түбән булган төбәкләргә 2030 елга кадәр 75 млрд сумнан ким булмаган акча юнәлтеләчәк. Гаилә ипотекасы программасы 2030 елга кадәр озайтылачак.

«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының максаты - 2030 елга Россиядә уртача гомер озынлыгын хәзерге 73 елдан 78 елга кадәр арттыру. Киләчәк алты елда сәламәтлек саклау объектларын төзүгә, ремонтлауга һәм җиһазландыруга өстәмә рәвештә 1 трлн сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Ел саен 350 спорт комплексы төзү планлаштырыла. 2030 елга кадәр моның өчен 65 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шулай ук киләсе елдан балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы башлана.

«Россия яшьләре» илкүләм проекты кысаларында укытучыларга һәм остазларга ярдәм күрсәтеләчәк. Мәсәлән, РФ Президенты 2024 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә һәм колледжларда тәрбия буенча директорларның барлык киңәшчеләре өчен аена 5 мең сум федераль түләү кертергә тәкъдим итте. Шулай ук сыйныф җитәкчеләренең аерым категорияләренә түләүләр арттырылачак. Педагогика югары уку йортлары инфраструктурасын яңартуга федераль бюджеттан 9 млрд сум бүлеп биреләчәк.

Кадрлар һәм технологияләр кытлыгын хл итәр өчен илдә "Кадрлар" илкүләм проектын башлап җибәрәчәкләр. Бу максатларда Россиядә ким дигәндә 40 заманча университет кампусы төзү планлаштырыла, моңа федераль бюджеттан 400 млрд сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, киләсе алты елда федераль бюджеттан техникумнарны һәм колледжларны яңадан җиһазландыруга 120 млрд сум бүлеп биреләчәк. Тагын 124 млрд сум студентлар тулай торакларын ремонтлауга юнәлтеләчәк.

«Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 700 млрд сумнан ким булмаган акча юнәлдереләчәк. Ул цифрлаштыруны үстерү һәм ясалма интеллект технологияләрен куллану хисабына хезмәт җитештерүчәнлегенең барлык өлкәләренең нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш.

Юлламаның стенограммасы белән Кремльнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары кулланылды.