Рөстәм Миңнеханов Сербия Республикасы Президенты Милорад Додикны 2024 елда Татарстанда узачак форумнарга чакырды

21.02.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик белән очрашты..

Додик әфәнде Татарстанга «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры кысаларында килде. Аның эш программасына шулай ук берничә фәнни һәм белем бирү учреждениеләренә, тарих һәм архитектура һәйкәлләренә бару да кергән.

Кунакны Казан Кремлендә сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларның элеккеге очрашулары Босния һәм Герцеговинада (2021 ел) һәм Венгриядә (2023 ел) узганын искәртте.

"Безнең республикага визитыгыз сездә уңай тәэсирләр калдырыр дип өметләнәбез, - диде Татарстан Рәисе, Милорад Додикка мөрәҗәгать итеп. - Сезнең визит вакытында бездә «Киләчәк уеннары" ярышлары узуы бик күңелле. Безнең республика ике атна дәвамында бөтен дөньядан спорт һәм компьютер уеннары сөючеләр өчен җәлеп итү ноктасы булачак. Дөнья тарихында беренче тапкыр Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры – «фиджитал» инновацион форматтагы ярышлар уза, алар киберспорт ярышларын һәм классик спорт дисциплиналарын берләштерә».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ярышларның беренче көннәре турнирның бу форматына зур кызыксыну күрсәтә. "Барысы да актив катнаша, бу форматны яхшы кабул итте», - дип уртаклашты ул һәм ярышларда Босния һәм Герцеговинадан ике спортчы катнашуын билгеләп үтте.

"Без спортчылар өчен барлык шартларны да тудырырга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Милорад Додикка мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Сербия Республикасының Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча эзлекле позициясе уңай тәэсир уята, дип хәбәр итте. "Бу хәзерге шартларда бик җиңел түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Сезгә илебезгә, киләчәккә мөнәсәбәтегез өчен рәхмәтле".

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Сербия Республикасы территорияләре һәм халкы буенча охшаш. Татарстан шулай ук - күп конфессияле төбәк. "Безнең уртак якларыбыз күп", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Татарстан - төрле диннәр һәм мәдәниятләр вәкилләренең тату-тыныч яшәвенең яхшы үрнәге", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул кунакка тәрәзәдән Казан Кремле территориясендә ике гыйбадәт йорты - православие чиркәве һәм мәчет урнашканлыгын күрергә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия – православие иле, әмма шул ук вакытта анда 20 миллионнан артык мөселман яши. Бүген Татарстан күп кенә илләр, шул исәптән ислам дөньясы һәм Россия күзәтүче ил булган Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән уңышлы хезмәттәшлек итә.

"Хәзерге шартларда Ислам дөньясы Россиягә Көнбатыш дөньясына караганда якынрак булып чыкты", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кызганычка каршы, Татарстан белән Сезнең ил арасында товар әйләнеше күрсәткечләре әлегә югары түгел, дип белдерде Татарстан Рәисе һәм хезмәттәшлек мәсьәләләрендә активрак алга барырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов кыскача төбәкнең икътисадый һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Соңгы елларда Татарстан мәгълүмат технологияләрен үстерүгә зур игътибар бирә, өч ИТ-парк бар, яңа инновацион Иннополис шәһәре төзелде, шул ук исемдәге университет бар. Рөстәм Миңнеханов кунакларга Иннополиска һәм университетка барырга тәкъдим итте - үз күзләре белән аның ИТ өлкәсендәге мөмкинлекләрен һәм перспективаларын күрергә.

Рөстәм Миңнеханов Додик әфәндене 2024 елда Татарстанда узачак форумнарга һәм чараларга чакырды. Әйтик, май аенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы планлаштырылган. Былтыр чара беренче тапкыр федераль форматта узды.

Моннан тыш, сентябрьдә Казанда цифрлаштыру өлкәсендә форум - Kazan Digital Week планлаштырылган. Сербия Республикасы вәкилләрен форумда күрүебезгә шат булырбыз, диде Татарстан Рәисе.

"Без Сербия Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез", - диде ул.

Үз чиратында, Сербия Республикасы Президенты Милорад Додик Татарстанга килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул Рөстәм Миңнехановны Баня-Луку шәһәренә дә килергә чакырды.

"Товар әйләнеше чыннан да кечкенә, ләкин безнең дуслык күпкә зуррак, - диде Милорад Додик. - Мин Сезне күрүемә һәрвакыт шатмын. Без Сезнең машина төзүчеләрнең продукциясе белән кызыксынабыз, бигрәк тә газ-мотор ягулыгындагы автомобильләр белән. Сентябрьдә безнең делегация Kazan Digital Week форумында катнашырга планлаштыра".

Яклар номенклатураны һәм сәүдә күләмен киңәйтүдә, аерым алганда, машина төзелеше, нефть химиясе, энергияне саклау технологияләре кебек юнәлешләр буенча кызыксынуларын ассызыкладылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.