Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты

21.02.2024

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.

Искәртеп узабыз, Александр Лукашенко Казанга «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашу өчен килде.

Беларусь Республикасы Президенты хөрмәтле кунаклар китабында язма калдырды, ә аннары Рөстәм Миңнехановка «иң яхшы карарларына кул кую»т еләге белән алтын каләмле ручка бүләк итте.

Рөстәм Миңнеханов кунакка республикага килгәне һәм «Киләчәк уеннары» халыкара мульти-спорт турнирын ачу тантанасында катнашырга чакыруга җавап биргәне өчен рәхмәт белдерде.

Ул искә төшергәнчә, турнир бөтен дөньядан катнашучыларны берләштерәчәк, шул исәптән югары технологияләр өлкәсендә генә түгел, ә халыкара киберспорт җәмәгатьчелегендә танылган лидерлар булган БРИКС әгъза-дәүләтләреннән клубларны да.

"Без Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Беларусь белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин белән бергә Сез төбәкләр дәрәҗәсендә безнең илләр арасындагы элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итәсез».

Татарстан Рәисе узган елның апрелендә Беларусьта булуын искә төшерде һәм АлександрЛукашенкога уңышлы шул очрашу һәм яхшы оештырылган эшлекле программа өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең Татарстан-Беларусь хезмәттәшлегенең агымдагы торышы турында фикер алышу, уртак эшнең перспектив юнәлешләрен билгеләү өчен яхшы мөмкинлегебез бар. Көнбатышның санкцияләр басымы шартларында барлык юнәлешләр буенча икътисадый кооперацияне киңәйтү мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Беларусь Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, чаралар планы, ТПП министрлыклары, муниципалитетлары, фәннәр академияләре, предприятиеләр арасында килешүләр имзаланган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.