Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев Казанга килде

21.02.2024

Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев Казанга килде.

Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров каршы алды.

Татарстан башкаласына визиты кысаларында Касыйм-Җомарт Токаев Киләчәк уеннары чараларында катнашачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.