Россия Президенты Владимир Путин Казанга килде

21.02.2024

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәренә килде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров дәүләт Башлыгын каршы алдылар.

Визиты кысаларында Владимир Путин Казан авиация заводында булачак, шулай ук «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашачак.

Моннан тыш, Россия Президенты Татарстан башкаласында берничә чит ил лидеры белән очрашу үткәрер дип көтелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.