Казанга Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко килде

21.02.2024

Казанга Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко килде.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, башка рәсми затлар каршы алды.

Искәртеп узабыз, Александр Лукашенко Россия Федерациясенә визиты кысаларында Татарстан Республикасына килде.

Беларусь Республикасы Президенты «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.