Татарстан Рәисе Зимбабве Республикасының беренче вице-президенты Константино Чивенга белән очрашты

21.02.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зимбабве Республикасының беренче вице-президенты Константино Гувейа Доминик Ньикадзино Чивенга белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Константино Чивенга Россиягә ил җитәкчелеге чакыруы буенча Киләчәк уеннары чараларында катнашу өчен килә.

Татарстан Рәисе ассызыклавынча, Африка - табигый байлыклары һәм потенциалы буенча уникаль материк. "Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр системасында Африканың роле үсә бара. Соңгы елларда Африка континенты икътисадый үсешнең зур темпларын күрсәтә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Россия Өчен Африка мөһим тышкы сәясәт һәм тышкы икътисади партнер булып тора, аның белән хезмәттәшлек итү барлык өлкәләрдә дә активрак үсеш таләп итә.

"Зимбабве - Африка континентында Россиянең ышанычлы союздашы, аның белән безнең ныклы, ышанычлы, дуслык бәйләнешләре барлыкка килде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча яклар арасында товар әйләнеше 138 миллион доллар тәшкил итте".

Очрашу вакытында энергетика, машина төзелеше, медицина, ИТ һәм АСК кебек өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал барлыгы билгеләнде.

Үз чиратында Зимбабвеның беренче вице-президенты Рөстәм Миңнехановны Казанда шундый мөһим инновацион вакыйга уздырылуы белән котлады. "Илебез Президенты исеменнән киң җылы кунакчыллык өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ул Сезгә сәлам юллый. Без монда илләребез дистә еллар хезмәттәшлекне берләштерә дигән фикер белән очып килдек. Без дуслыгыбызны икътисадый мәнфәгатьләргә һәм икътисадый дипломатиягә нигезләнеп ныгытырга тиеш", - диде ул.

Константино Чивенга Зимбабвеның Россия Федерациясе белән бизнес алып баруга һәм хезмәттәшлекнең яңа төрләрен үстерүгә тулысынча ачык булуын ассызыклады. "Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. АСК - илебез икътисады торган баганаларның берсе. Безгә Татарстан тәҗрибәсе кызыклы, аерым алганда, без сезнең сугару системалары өлкәсендәге эшләнмәләрегез белән кызыксынабыз», - дип өстәде Зимбабвеның беренче вице-президенты.

Ул шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тәҗрибәсен билгеләп үтте. Бүген Зимбабве студентлары Россия университетларында, шул исәптән 9 студент Казан югары уку йортларында белем ала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.