Татарстан Министрлар Кабинетында “Татнефть” ААҖ, Иран Ислам Республикасының милли нефть компаниясе һәм “Мостазафан” фонды арасында Үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды

18.10.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татнефть” ААҖ, Иран Ислам Республикасының милли нефть компаниясе һәм Иранның “Мостазафан” җәберләнгәннәр фонды арасында Үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды.
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасының нефть министры урынбасары – Иран милли нефть компаниясе (NIOC) директоры Сейфоллах Джашнсаз әфәнде белән очрашуы кысаларында кул куелды.
Үзара аңлашу турындагы Меморандум “Татнефть” ААҖ нефть чыгару компаниясенә Иранның нефть базарында катнашу мөмкинлеге бирәчәк, алдагы үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа перспективалар ачачак.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан – “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директорының урынбасары Рәис Хисамов, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Ринат Сабиров; Иран Ислам Республикасы ягыннан “Мостазафан” фонды президенты Мөхәммәд Форузанде, Иранның Казандагы генераль консулы Реза Багбан Кондори, NIOC компаниясе идарәсе әгъзасы –нефть чыга торган үзәк урыннар Иран компаниясенең идарә итүче директоры Али Реза Зейгхами катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте