Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ, «Инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәге» КАО арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды

16.02.2024

Бүген Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның, ТР Икътисад министрлыгы һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетыныж киң вәкиллекле коллегиясенең уртак утырышы кысаларында берничә килешү имзаланды.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина кул куйдылар.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Имзаларны Татарстан Рәисе һәм «Инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасының генераль директоры Павел Дворниченко куйды.

Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.