Рөстәм Миңнеханов ТРда икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оперштабның, ТР Икътисад министрлыгы киң вәкиллекле һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетының уртак утырышында катнаша

16.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты киң вәкиллекле уртак утырышында катнаша.

Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында уза.

Чара башланганчы, Татарстан Рәисе һәм башка кунаклар холлда оештырылган махсус күргәзмә белән таныштылар. Биредә үз ихтыяҗлары өчен җитештерүче предприятиеләр, кече югары технологияле компанияләр һәм университет технология эшкуарлыгы вәкилләре, инновацияләргә ярдәм фонды программаларында җиңүче компанияләр, шулай ук «Хайер» корпорациясе, «СИБУР» ГАҖ өчен җитештерүләр белән шөгыльләнүче предприятиеләр һ. б. бар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар МХО зонасында һәлак булган  мемориалында булдылар һәм чәчәкләр салдылар.

Чараларда РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин катнаша.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.