Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Республикада киләсе ел дәүләти капитал кертүләр буенча капиталь ремонт үткәрүгә юнәлдереләчәк”

17.10.2008

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 582 торак йортта капиталь ремонт эшләре (“Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” дигән 185 нче номерлы федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында) төгәлләнмәгән. Шул исәптән 315 йортта графиктан калышу күзәтелә. Капиталь ремонт эшләре тәмамланмаган йортларның төп өлеше Казанда (237 йорт) һәм Яшел Үзәндә (85 йорт). Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды, һәм анда республиканың барлык муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Яр Чаллыда булды, һәм видеоконференцэлемтә ярдәмендә киңәшмәгә Автошәһәрчектән җитәкчелек итте. Түрәләрнең күбесе Казандагы Хөкүмәт йортында иде.
“Заманча Интернет-технологияләр бүген безгә киңәшмәләрне мондый форматта алып бару мөмкинлеге бирә”, - диде Рөстәм Миңнеханов киңәшмә алдыннан.
Аның сүзләренә караганда, җитәкчелекне борчый торган аеруча җитди тема – торак йортларны җылылык белән тәэмин итү. “Казанда зур эш башкарылды, Көньяк җылылык җибәрү җайланмасы эшли башлады”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры. Ул шулай ук хуҗаларының бөлгенлеккә төшүе яки алга таба эксплуатацияләүдән баш тартуына бәйле рәвештә, кайбер ведомствога караган пар казаннары биналарының ягып җылыту сезонына әзер булмавы тагын бер проблемага әйләнүен искәртеп үтте.
“185 нче номерлы федераль законны гамәлгә ашыру һәм капиталь ремонт үткәрүгә килгәндә, монда без финиш сызыгына чыгабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул киңәшмәдә катнашучыларга киләсе елда Татарстанның капремонт программасы кысаларында ике елга билгеләнгән федераль акчаны тотарга җыенуын тагын бер кат искәртте. “Без Татарстанга бүлеп бирү күздә тотылган федераль акчаны тулысынча алып бетерергә, шулай ук республика һәм муниципаль бюджетларда капремонт программасын финанслауда ярдәм итүгә бирелә торган акчаны алдан исәпләп куярга тиешбез”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, бу – якынча 10 млрд. сум.
Зур эш көтелә, ләкин бу республикага ремонт эшләре күләмен 25-30 % ка башкарырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки финанс кризисы шартларында акча бик тиз үз кыйммәтен югалта.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, 2009 елның гыйнвар-февралендә үк капремонт өчен федераль акча алырга, моның өчен бөтен документларны (башкарылган эшкә хисапларны, планлаштырыла торган эшләр күләменә проект-смета документларын һ.б.) әзерләп җиткерергә кирәк.
“Республикада киләсе ел дәүләти капитал кертүләр буенча капиталь ремонт үткәрүгә юнәлдереләчәк, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Торак төзүгә килгәндә, без торак сертификатлары, социаль ипотека программасы буенча, авылда торак бирү һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү юнәлешендә актив эшләргә тиеш булачакбыз”.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов киләчәктә яңа коммерцияле торак объектларын хакимиятләр белән килешмичә башламаска тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бүген төзелеп бетмәгән объектларга зур күләмдәге акча кертелгән, бигрәк тә эре шәһәрләрдә - Казан, Яр Чаллы, Түбән Камада.
“Хәзерге финанс кризисы шартларында киләчәктә коммерцияле торак төзү алданган өлешләп түләүчеләр проблемаларын көчәйтергә мөмкин”, - дип саный Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов эре төзелешләр өчен билгеләнгән мәйданчыкларга коммуналь инфраструктура үткәрү өчен районнарга бүлеп бирелә торган акчаның максатчан характерда булуын ассызыклап үтте. Быел коммуналь инфраструктура үткәрүгә 1,5 млрд. сум бүлеп бирелгән иде.
Тулы доклад белән Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Хөснуллин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов 2008 елда барлыгы 2628 торак йорт тикшерелүен хәбәр итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча заказчыларга 355 боерык бирелгән, административ бозулар турында 36 протокол төзелгән (мировой судьяларга тапшырып).
Сергей Крайнов киләчәктә капремонт үткәргәндә һәм подрядчыларны сайлаганда контрактның бәясе (подрядчы тарафыннан тәкъдим ителә торган) арзан булуга карап түгел, ә подрядчы компаниянең квалификацияле кадрлары булу һәм шактый зур күләмдәге эшләрне башкарып чыга алу мөмкинлегенә карап эш йөртергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның бу тәкъдимгә мөнәсәбәте уңай булды. Моннан тыш, ул капремонт ясау өчен подрядчыны сайлау вакытында бернинди арадашчы да булмаслык механизмны табарга (ягъни капремонт эшләрен ниндидер субподрядчы компанияләргә тапшыруга мөмкин булганча юл куймаска) кирәк дип саный.
Рөстәм Миңнеханов, кешеләр яши торган зур массивларда капремонттан соң йортны кабул иткәндә, вәкаләтләрне йорт яки подъезд буенча җаваплы кешеләргә тапшырырга тәкъдим итте, чөнки бу процедура өчен әлеге йортта яшәүче бөтен кешене җыюы авыр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте