Рөстәм Миңнеханов Иранда "Исфахан - Татарстан" эшлекле форумында катнашты

15.02.2024

Бүген Иран Ислам Республикасының Исфахан шәһәрендә "Исфахан – Татарстан" төбәкара эшлекле форумы узды, аның барышында төбәкнең социаль-икътисадый һәм сәнәгать үсешендә алдынгы ике ил бер-берсенә үзләренең икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте, Россия-Иран дәүләтара мөнәсәбәтләре кысаларында үзара хезмәттәшлекне үстерү өлкәләрен билгеләде.

Форум ачылу вакытында Россия, Иран һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, шулай ук изге Коръән сүрәләре укылды. Исфахан турындагы видеоролик күрсәтелгәннән соң форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән провинция Губернаторы Реза Мортазави һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов провинция җитәкчелегенә кунакчыллык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы делегациясе исеменнән аның барлык әгъзаларының да төбәкнең һәм Исфахан шәһәренең матурлыгы, үсеш дәрәҗәсе белән соклануларын билгеләп үтте. Ул шулай ук визит барышында ике якның да эшлекле даирәләре үзара хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачачакларына һәм уртак проектлар турында килешәчәкләренә өмет белдерде.

Провинциянең икътисадый потенциалын үз чыгышларында Исфахан  провинциясенең икътисад буенча Губернатор урынбасары Мәхмүт Хакикат Сәрәшт, Исфахан Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты  Хөҗҗәтулла Кешани һәм Исфахан Сәүдә-сәнәгать палатасының халыкара советы җитәкчесе Мөхәммәд Реза Гөләхмәд җентекләбрәк ачтылар.

Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать һәм социаль-икътисадый потенциалын үз чыгышында Россия Федерациясенең Исфахандагы Генераль консулы Андрей Жильцов хуплады һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җентекләбрәк сөйләде. Иранның туристлар өчен иң борынгы һәм кызыклы провинцияләренең берсе вәкилләренә Татарстанның туризм потенциалын ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җиткерде һәм ешрак бер-берсенә кунакка барырга чакырды.

Үзенең йомгаклау сүзендә Исфахан провинциясе Губернаторы Реза Мортазави бүген яңгыраган барлык тәкъдимнәр һәм инициативалар дәвам итәчәк, ә тиздән күпләр аларны җентекләбрәк тикшерү һәм гамәлгә ашыру өчен кабат очрашачак дип ышаныч белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.