Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов йөк автомобильләренә хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәген ачуда катнашты

17.10.2008

Бүген Татарстан Республикасының Алабуга районында MAN, Iveco, Renault маркалы йөк автомобильләренә сервис хезмәте күрсәтүнең заманча яңа үзәге – “ТРАК Центр” (TRUCK Center) ачылды (М7 трассасының 1023 км).
Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан территориясендә урнашкан сервис хезмәте күрсәтү үзәге бина һәм корылмаларының гомуми мәйданы 2,5 мең кв.м. тәшкил итә, 18 пост тәүлегенә 50 автомобильгә хезмәт күрсәтә ала.
“ТРАК Центр” ҖЧҖенең генераль директоры Илья Шульгин журналистларга хәбәр иткәнчә, проектның бәясе 10 млн. евро тәшкил иткән. Бу – инвестицион проект, акча “Ак Барс” банкыннан бирелгән.
Игорь Шульгин сүзләренә караганда, проектның хакы чыгарылу срогы – якынча 8 ел.
Шуны да искәртик: әлеге сервис үзәге TRUCK Center бренды җитәкчелегендә эшли торган Европа дәрәҗәсендәге станцияләрнең федераль үзәгендә икенче нокта булды: 2007 елның мартында чит ил йөк автомобильләренә хезмәт күрсәтү һәм аларны сату буенча беренче сервис үзәге – “MAN центр Казань” ачылган иде (М7 трассасының 806 нчы км).
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, яңа сервис үзәгенең мөмкинлекләренә бәя биреп, “ТРАК Центр” компаниясенең коммерцияле йөк транспортына хезмәт күрсәтү буенча Россия базарында иң зур уенчыларның берсе булуын әйтеп үтте.
“Югары дәрәҗәдә җиһазланган булу һәм уңайлы урынга урнашу проектка уңышлы рәвештә үсү мөмкинлеге бирәчәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Хөкүмәте башлыгын Алабуга муниципаль районы җитәкчесе Илшат Гафуров, “Ак Барс” банкының Директорлар советы рәисе Роберт Мусин һ.б. озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы