Татарстан Рәисе Чаллыга яңа автобуслар тапшырды

13.02.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында шәһәргә 10 яңа пассажир автобусы тапшыру тантанасында катнашты.

«Нефаз» автобуслары 100дән артык пассажирны йөртергә әзер. Транспорт федераль үзәк ярдәме белән сатып алынган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада җәмәгать транспортын үстерүгә аерым игътибар бирелә. "Кызганычка каршы, соңгы елларда хәрәкәт итүче составны тәэмин итү һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча мәсьәләләр бар. Бездә җитди зур программа бар, шул исәптән федераль бюджет ярдәме белән дә. Ул безгә быел автобусларга бәйле вәзгыятьне җитди үзгәртергә мөмкинлек бирде", - диде Татарстан Рәисе.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев республика җитәкчелегенә шәһәргә ярдәмнәре һәм шундый мөһим темага игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде. "Программа кабул ителде, җәмәгать транспортын яңартуга җитди финанс ресурслары бүлеп бирелде. Чаллы илебезнең эре сәнәгать үзәге буларак та әлеге программада катнаша. Рәхмәтле кешеләр исеменнән шәһәребезне аңлаганнары һәм аңа ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә», – диде ул.

Бүген тапшырылган 10 автобус - машиналарның беренче партиясе. Ел ахырына кадәр Чаллы маршрутларына барлыгы 90 яңа автобус чыгачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.