Рөстәм Миңнеханов һәм Юрий Зайцев Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Марий Эл Республикасы Хөкүмәте арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

12.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Марий Эл Республикасы Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документ Казанда, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышы кысаларында имзаланды.

Килешүгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев кул куйдылар.

Документ кысаларында, "икътисади, фәнни-техник, мәдәни һәм башка эшчәнлек өлкәләрендә ике яклы элемтәләрне саклауда һәм киңәйтүдә үзара кызыксынуга нигезләнеп, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итү, тәҗрибә уртаклашу һәм социаль-икътисадый эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә даими мәгълүмати хезмәттәшлек итү буенча эш күздә тотыла".


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.