Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында катнаша

12.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында катнаша.

Коллегия Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы мәйданчыгында (Копылов урамы, 2а) уза. Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карадылар, анда аларга берничә проект тәкъдим ителде.

Шулай ук кайбер документларга кул куелды. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов катнашында «Россия сыйфат системасы» (Роскачество) автоном коммерциячел булмаган оешмасы һәм үзәкләштерелгән дини оешма – ТР Мөселманнары диния нәзарәте, шәхси продукциянең сыйфатын контрольдә тоту учреждениесе – «Хәләл стандарты комитеты» үзәкләштерелгән дини оешма - ТР Мөселманнары диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышы ведомствоның 2023 елдагы эш йомгакларына һәм 2024 елга бурычларына багышланды.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев, шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнаша.

2023 елда Татарстан Республикасы сәнәгате һәм куллану базарының эш йомгаклары, 2024 елга «Россия Федерациясенең технологик иминлеге шарты буларак предприятиеләрне фәнни-технологик үстерү» бурычлары турында төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады.

Узган елда Татарстанда нефть эшкәртү 1 млн тоннага артты, дип хәбәр итте Олег Коробченко, бу бензин җитештерүне 11%ка арттырырга мөмкинлек бирде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча 4,7 трлн сумлык продукция җибәрелгән, ә сәнәгать җитештерүе 3,3%ка арткан. Олег Коробченко нефть чыгару күрсәткечләре 2022 ел дәрәҗәсендә саклануын, ә эшкәртү җитештерүләре өлеше 71%тан артып китүен дә хәбәр итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.