Рөстәм Миңнеханов 2023 елда эш йомгаклары буенча Идел-Кама төбәкара идарәсе киңәшмәсендә: Без күп нәрсәләр башкарабыз, әмма күпме эшләргә барлыгын да һәм бүген безнең алда нинди бурычлар тораганын да күрәбез

05.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы алдында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалану өлкәсендә күп бурычлар тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсенең «2023 елда Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында» киңәйтелгән киңәшмәсендә белдерде.

Киңәшмә Чаллы ИТ-паркында узды.

Идел-Кама төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова катнашты.

Төп нотык белән Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов, киңәшмә кысаларында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясап, болай диде: «Безнең бурычларыбыз күп. Гомумән, без бүген сезнең белән фикер алышкан бөтен нәрсә - бу теләк кенә түгел, ул безнең кешеләр, республика халкы өчен сыйфатлы яшәү шартлары тудыру».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төбәктә көчле сәнәгать базасы бар, бер үк вакытта суның сыйфаты турында да («Чиста су» федераль проекты), заманча иҗтимагый киңлекләр булдыру, гражданнарыбыз өчен шартлар тудыру турында да онытырга ярамый.

"Без - зур сәнәгатьле куәтле республика, һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла, бу - ишегалларын төзекләндерү, спорт мәйданчыклары һәм җәмәгат киңлекләре, әмма әгәр без нормаль яшәү шартлары булдырмасак, безнең бөтен эшебез, республикабызның җәлеп итүчәнлеге юкка чыгачак. Әйе, без күп нәрсәләр башкарабыз, әмма без тагын күпме эшләргә кирәклеген һәм бүген безнең алда нинди бурычлар торганын күрәбез. Бу урман хуҗалыгы да, су киңлекләре дә, һаваның сыйфаты да», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе аерым билгеләп үткәнчә, " боларның барысын да без кемдер өчен түгел, ә үзебез өчен эшлибез. Бу безнең җир - монда без яшибез һәм монда балаларыбыз һәм оныкларыбыз яшәячәк. Бу юнәлештә бергә эшләячәкбез".

Рөстәм Миңнеханов бүген киңәшмәдә чыгыш ясаучыларга рәхмәт белдерде. "Барыгызга да зур рәхмәт", - диде ул. - Без һәрвакыт үз казанышларыбыз турында сөйләргә яратабыз, әмма бүген безгә нәрсә эшләргә кирәклеге турында да сөйләү мөһим».

Киңәшмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов катнашында шулай ук Росприроднадзор һәм югары уку йортлары - «Казан дәүләт энергетика университеты» һәм «Казан милли тикшеренү технология университеты» - «Экология - һәркем эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе кысаларында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау тантанасы булды.

Киңәшмә иң яхшы белгечләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.