Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнаша

05.02.2024

Бүген төштән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эшли, анда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең «2023 елда Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында» киңәйтелгән киңәшмәсендә катнаша.

Киңәшмә Чаллы ИТ-паркында уза.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар махсуслаштырылган күргәзмә белән таныштылар – анда Россия нефть чыгару компанияләре, шулай ук күрше Чуваш Республикасы компанияләре һәм оешмалары, уку йортлары да катнашты.

Лешев-Тамак гомуми белем бирү мәктәбе (ТР Сарман районы) укучылары күргәзмәдә экологик проект – эко лагерьны тәкъдим иттеләр. Балалар шулай ук Рөстәм Миңнехановка экологик конкурсларда һәм эко премияләрдә, аерым алганда, «Экология - һәркем эше» халыкара балалар-– яшүсмерләр премиясендә катнашулары турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова катнаша.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.