Рөстәм Миңнеханов: Кооперация авыл территорияләрен үстерүдә мөһим роль уйный

05.02.2024

Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышында катнашты. Эштә шулай ук РФ Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров,Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һ. б. катнашты.

Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов хәбәр итте. Соңгы өч елда Татарстан Кулланучылар берлеге оешмаларының гомуми эшчәнлек күләме 61,3 млрд сум тәшкил иткән, ел саен 10% үсеш белән. Хезмәт күрсәтүләрнең гомуми күләме структурасында иң зур өлешне әзерлекләр - 54%, ваклап сату - 26%, җитештерү - 14% һәм җәмәгать туклануы 5% тәшкил итә.

Соңгы өч елда ваклап сату товар әйләнеше 16,8 млрд сум тәшкил иткән, үсеш - 18%. Бүгенге көндә 135 автокибет 1216 торак пунктка мобиль сәүдә форматында хезмәт күрсәтә. 2021 елдан халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 136 пункты файдалануга тапшырылган.

Өч ел эчендә әзерлекләр әйләнеше, 1,3 тапкыр артып, 33 млрд сум тәшкил иткән. 2021 елдан үз продукциясен җитештерү күләме 8,2 млрд сумга җиткән, үсеш - 1,7 тапкыр. Системада икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү аеруча үсеш алган. Республика буенча икмәк-күмәч продукциясен күләменең 27%ы кулланучылар кооперациясенең икмәк пешерү предприятиеләре чыгара, ә авыл җирлегендә аларның өлеше 80% тәшкил итә.

Җәмәгать туклануы тармагы әйләнеше өч ел эчендә 3 млрд сум тәшкил итә, үсеш - 2 тапкыр. Еллык товар әйләнеше 1 млрд 270 млн сум тәшкил итә, ел саен 30% үсеш белән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кооперацияне үстерү Россия Президенты Владимир Путин һәм ил Хөкүмәте игътибарыннан һәм ярдәменнән башка мөмкин түгел. Ул бүген кулланучылар кооперативларының авыл хуҗалыгы кооперациясенә дәүләт ярдәме күрсәтүнең барлык чараларын да алу мөмкинлегенә ия булуларына игътибар итте.

Республика Рәисе берничә мөһим социаль юнәлеш буенча алып барылган эшләре өчен Татарстан кулланучылар берлегенә рәхмәт белдерде. Алар арасында - хәрбиләргә һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү, шәһәр ярминкәләрен оештыру һәм үткәрү, шулай ук «Россия» халыкара күргәзмәсендә катнашу, анда Татарстан халыклары мәдәнияте һәм авыл халкының яшәү рәвеше күрсәтелү.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, кооперация авыл территорияләрен үстерүдә мөһим роль уйный. Мәсәлән, Татарстанда авылда 934 мең кеше яши. "Бүген республиканың барлык районнарында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал әзерләү, аларны эшкәртү, сәүдә һәм җәмәгать туклануы белән шөгыльләнүче кулланучылар берләшмәләре булдырылды. Шул ук вакытта барлык ихтыяҗлар да районнардагы кооперация структуралары тулы күләмдә оештырылмаган. Шәһәр һәм район башлыкларына аларның эшен игътибар белән күзәтергә кирәк», - дип билгеләде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Кулланучылар берлеге ерак һәм аз халыклы торак пунктларда яшәүчеләрне товар белән тәэмин итү буенча мөһим функция үти. Республикада бу 1200дән артык авыл бар. "Без бу юнәлешкә аерым игътибар бирәбез, ярдәм күрсәтәбез. Ел саен кооперативлар өчен автокибетләр сатып алына - алар инде 135 берәмлек. Автокибетләр нәтиҗәле кулланылырга тиеш. Урыннарда сыйфатлы сәүдә хезмәте күрсәтүне оештырырга кирәк», - диде Татарстан Рәисе.

Шулай ук стационар сәүдә объектларын үстерү буенча эш алып барыла. Соңгы 3 елда 39 кибет төзелгән. Быел тагын 9ы планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген контрольдә тотарга кушты. Һәр кибетнең әйләнеше аена 500 мең сумнан ким булмаска тиеш. Моның өчен яхшы ассортимент тәэмин итәргә һәм бәя линиясен сакларга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген райпоның күчемсез мөлкәтеннән нәтиҗәле файдалану мәсьәләсе актуаль, аларның мәйданнары буш торырга тиеш түгел: «Буш урыннар булганда җитештерү цехлары оештырыгыз. Һәр квадрат метр катнашырга тиеш".

Республика Рәисе әзерлекләр тармагындагы зур потенциалны билгеләп үтте: "Сөтне генә алыйк, Татарстан 2 млн тоннадан артык җитештерә. Әгәр системалы рәвештә бу юнәлеш белән шөгыльләнсәң, бу зур базар. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясенең башка төрләре, яшелчәләр, дару үләннәре бар... Бу - безнең гражданнарның өстәмә керем чыганагы. Әлегә без барлык районнарда да әзерлекнең тиешле дәрәҗәдә оештырылмавын күрәбез. Балтач, Биектау, Менделеевск һәм Түбән Кама районнары бу хәл әйбәт түгел.

Рөстәм Миңнеханов кадрлар белән тәэмин итү темасына аерым тукталды. "Кадрлар әзерләү бик мөһим. Без Казан кооператив институтына зур өметләр баглыйбыз. Максатчан студентлар әзерләүгә ярдәм иткәне өчен Үзәк берлеге коллегаларына рәхмәт сүзләре җиткерә. Ләкин монда эш әле бик күп. Махсус программа әзерләргә кирәк», - диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов үз җитештерү продукциясе өлешен арттыру, гомуми туклану юнәлешен алга таба үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә һәм үзара хезмәттәшлекнең яңа төрләре буенча эшләргә чакырды, мәсәлән, авыл туризмы линиясе буенча.

РФ Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов Татарстан кооперативларының эшен югары бәяләде һәм аларны башкалар өчен үрнәк дип атады. "Кооперация үсеш ала һәм бу эштә Татарстан кооператорларының роле зур. Сезнең мисалда без аның ничек эшләвен күрсәтәбез. Монда система бик дөрес төзелгән. Үз җитештерүе үсеш ала", - дип өстәде ул.

 

 

 

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.