Рөстәм Мңнеханов Казанда Татпотребсоюзның яңа макарон фабрикасында булды

05.02.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Татпотребсоюзның яңа  макарон фабрикасында булды. 

Җитештерү быел гыйнвар аенда эшләтеп җибәрелгән. Һәр көнне фабрика 5әр тоннага кадәр макарон әйберләре эшләп чыгарачак. Беренче партияне МХОдә катнашучы гаскәриләргә җибәргәннәр.

Рөстәм Миңнеханов предприятиенең технологик линияләрен карап чыкты, чыгарылучы продукция ассортименты белән танышты. 

Җитештерү Татпотребсоюзның макарон әйберләренә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәчәк. Ел саен райпо, кооперативлар һәм кулланучылар кооперациясе кибетләре якынча 800 тонна продукция сатып алырга әзерләр. Тагын 700 тонна  республиканың сәүдә челтәрләренә җибәреләчәк.

Фабрикага визит Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җылышы алыднанн узды. 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.