Фәрит Мөхәммәтшин: “Без сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар өчен җаваплылык хис итәргә тиеш”

24.09.2013


Республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга әзерлек буенча масштаблы эш башланды. Бүген Лениногорскида ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Зәй Каратай авылында тантаналы рәвештә Мәдәният йорты, Ватанны Саклаучыларга һәйкәл, Һәлак булганнар истәлегенә парк ачылды. Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкын яңа объектларның барлыкка килүе белән котлады һәм ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде. “Без сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар өчен җаваплылык хис итәргә тиеш. Тыл хатын-кызлары “тыл герое” исеменә лаек. Алар балаларын үстерделәр, аякка бастырдылар, балалары һәм безнең якты киләчәк өчен һәлак булган ирләре алдында бурычларын үтәделәр”, - дип билгеләде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова Һәлак булганнар истәлегенә ачылган паркта агачлар утырттылар һәм Ватанны Саклаучыларга багышланган һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Район бшлыгы сүзләренчә, бүгенгә 271 ветеран федераль субсидияләр алып, үзләренең яшәү шартларын яхшыртканнар. Бүген Фәрит Мөхәммәтшин шул ветераннарның берсе - Михаил Новиковның яңа фатирында булды.

Дәүләт Советы Рәисе җирле туган якны өйрәнү музее экспозициясе белән дә танышты.

Соңыннан республика парламенты башлыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Төп эшчәнлек юнәлешләре турында район башлыгы Рәгать Хөсәенов сөйләде. Лениногорск районында, республиканың башка районнарында кебек, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты булдырылган, тиешле чаралар планы расланган.

Утырыш эшендә җирле үзидарә органнарының авыл вәкиллекләре башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, шәһәр һәм район ветераннары катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышларны таңлаганнан соң, уңай хисап тоту формасында тукталып калмаска, ә булган проблемаларга тәнкыйть белән карауларын, яңа идеяләр тәкъдим итүләрен сорады.

ТР Президенты ветераннарга ярдәм итүгә аерым игътибар бирә. Хәзерге вакытта респбуликаның барлык районнарында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитетлары утырышлары уза. Район һәм шәһәр утырышлары тәмамлангач, йомгаклау утырышы Казанда уза.

Татьяна Ларионова соңгы биш айда 5 мең 750 ветеранның вафат булуын әйтте. ТР Президенты ярдәмчесе үз чыгышында утырышта катнашучыларның игътибарын ветераннарның һәрберсенә аерым ярдәм итүнең, дәвалау препаратлары белән тәэмин итү, индивидуаль шефлык, йортларда санаторийлар булдыруның кирәклегенә юнәлдерде.

Республика парламенты башлыгы районнарга ветераннарга ярдәм итү буенча гамәлдәге программаларны актуальләштерергә киңәш итте. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап үткәнчә, балалар сугыш турында хакыйкатьне үзләреннән белсен өчен, укучыларның ветераннар белән очрашуларын оештырырга кирәк.

“Ветераннарга алар беркайчан да, сугыш елларында да, аннан соң да тоймаган ярдәмне исән вакытларында күрсәтергә кирәк. Без, безнең буын, бүгенге хакимият аларга ярдәм итәргә тиеш, - диде утырыштан соң, журналистлар белән әңгәмәдә Фәрит Мөхәммәтшин. – Алдагы буынга сугыш турында дөреслекне аның исән катнашучылары теле белән җиткерергә кирәк. Мин хакимиятнең эшен һәм безнең бурычны шунда күрәм”.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге