Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев: “Без милиция хезмәткәрләренең социаль яклау табуына республика җитәкчелегенең җитди мөнәсәбәтен күрәбез”
16.10.2008Бүген Яр Чаллы эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренә торак йорт (“Яшьлек” микрорайоны) тапшыру тантанасында Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Шуны да искәртик: Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Татарстан башкаласы Казанга
иртән Россия Федерациясе субъектлары буенча Эчке эшләр министрлыгы, Баш эчке эшләр идарәсе, эчке эшләр идарәсе штаб бүлекчәләре башлыкларының идарә эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашу өчен килде.
Аннары Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Яр Чаллыга китте. Ул анда махсус эш йөкләнгән милиция отряды (Яр Чаллыдагы дислокация) базасын карады, Яр Чаллы эчке эшләр идарәсенең дежур бүлеге һәм вакытлыча тоту изоляторы эше белән танышты, “КАМАЗ-Мастер” фәнни-техник үзәге территориясендә булды (Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан кулланыла торган махсус техниканы карады).
“Яшьлек” микрорайонындагы торак йортка килгәндә, яңа фатир ачкычларын 187 милиционер алды. Алар йортның инде әзер булган биш подъездында урнашачак. Калган фатирлардан ачкычларны 2009 елның беренче яртыеллыгында тапшыру планлаштырыла. “Милиция йортында” барлыгы 327 эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләсе өй туе үткәрәчәк.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Россия эчке эшләр министры соңгы елларда милиция хезмәткәрләренең социаль якланганлыгын булдыру өчен күп нәрсә эшләнүен әйтте. Ул җәй көне милиция хезмәткәрләре өчен шундый ук торак йортның тантаналы рәвештә Казанда (“Кояшлы шәһәр” төзелеше) тапшырылуын искәртте.
“Без милиция хезмәткәрләренең социаль якланганлыгына республика җитәкчелегенең җитди мөнәсәбәтен күрәбез, - диде Рәшит Нургалиев. - Әлбәттә, Россиянең бөтен төбәкләрендә дә мондый хәл күзәтелми. Ләкин соңгы елларда без федерация субъектлары һәм федераль хакимиятләр моңа охшаш проектларны бергәләп тормышка ашырырлык шартлар тудырдык”.
Рәшит Нургалиев хосусый-дәүләти партнерлыкның кайбер мәсьәләләрне, аерым алганда, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең торак белән тәэмин ителеше өлкәсендәге мәсьәләләрне чишүдә мөһим булуын ассызыклап үтте. “Бүгенге проект хосусый-дәүләти партнерлык механизмының эшкә җигелүе һәм илебездә эшләве турында сөйләргә мөмкинлек бирә”, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы.
“Без милиция хезмәткәрләре өчен мондый социаль шартлар тудыру артында киеренке хезмәт торуын аңлыйбыз, - дип билгеләп үтте Рәшит Нургалиев. – Хокук тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Мин аңлау һәм уртак хезмәт өчен Татарстан Республикасына рәхмәтле”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, журналистларга дөньякүләм икътисади кризис шартларында республикада коммерцияле ипотека буенча торак тапшыруның кимүе күзәтелүен әйтте. Шуның белән бергә ул социаль программаларның – социаль ипотека, милли проектлар кысаларында торак төзү проектларының кыскартылмаячагын ассызыклап үтте.
“Минемчә, без социаль ипотека программасын киңәйтү мәсьәләсе турында җитди фикер алышырга тиешбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моннан тыш, шәхси торак төзүне көчәйтергә кирәк. Торак төзүнең без ирешкән күрсәткече шактый зур – 2008 елда ул 2 млн. 100 мең кв. метр тәшкил итте. Һәм безгә бу күрсәткечне саклап калырга кирәк. Бүген без шундый бурыч куябыз”.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы бүген Яр Чаллыда милиция хезмәткәрләре өчен тапшырылган торак йортның хосусый-дәүләти партнерлык нәтиҗәсе булуын искәртте. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең инициатив төркеме муниципаль хакимият ярдәме белән милиция хезмәткәрләренең торак белән тәэмин ителеш мәсьәләсен чишәргә мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте