Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт министры Олег Матыцин фиджитал-спорт буенча республика чемпионатында булдылар. Ярышлар Казандагы «Ак Барс» көрәш сараенда уза.
Видео сәламләүне ярышларда катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җибәрде.
"Фиджитал - тормышның һәм шәхси үсешнең яңа фәлсәфәсе. Аның нигезендә традицион кыйммәтләр ята: ачык булу, чикләрдән чыгу һәм дискриминация булмау, - диде беренче Татарстан фиджитал-фестивалендә катнашучыларга сәламләү сүзендә Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. - Сезне беренче республика фиджитал уеннарында сәламләүгә шатмын. Якын көннәрдә без Татарстанның иң яхшы киберспортчылары катнашында биш дисциплинада көрәшләр күрәчәкбез. Россия - спорт державасы, шуңа күрә без заман чакыруларын кабул итәбез. Бүген Казан - илебезнең фиджитал башкаласы".
Дмитрий Чернышенко искәрткәнчә, Казанда тарихта беренче «Киләчәк уеннары» башланырга бер айдан артык вакыт кала, алар 100 дән артык илдән 260 тан артык команданы берләштерәчәк.
"Уеннарны оештырып, без бөтен дөньяга спорт диалогына ачык булуыбызны белдерәбез. Мин ышанам, без ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздырып кына калмыйбыз, ә башка илләрне дә яңа спорт хәрәкәтенә җәлеп итәчәкбез", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга һәм җанатарларга мөрәҗәгать итеп, быел Татарстанда уникаль ярышлар – «Киләчәк уеннары» инновацион спорт төрләре буенча тарихта беренче халыкара турнир узачагын искәртте. Татарстанга күрсәткән ышаныч өчен ул Россия Президенты Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенкога рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Кадерле дуслар, бу ярышларның ничек узуын күрү бик тәэсирле. Искиткеч һәм кызык! Яшьләребезнең бик күп өлеше бу фиджитал хәрәкәткә кушыла. Без монда яхшы командалар тәкъдим ителгәнен күрәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ярышларны башлап җибәрү өчен сәхнәгә Россиянең иң яшь дрон операторын Булат Нургалиевны чакырдылар.